Кикуйю теле
Кикуйю яки Гикуйю теле(Gikuyu: Gĩkũyũ [ɣēkōjó]) ул Кениянең Agĩkũyũ халкы тарафыннан сөйләшелә торган Банту теле. Кикуйю Ньери һәм Найроби арасында даирәдә сөйләшелә. Кикуйю халкы гадәттә җирләрен Үзәк Кениядә әйләнә тау сыртлары буенча билгелиләр, алар аны Kĩrĩnyaga дип атыйлар.
Әлифба
үзгәртүКикуйю Латин әлифбасы белән языла. Анда l p q s v x z хәрефләре кулланылмый һәм ĩ һәм ũ хәрефләре өстәлгән. Кикуйю әлифбасы түбәндәгечә:
- a b c d e g h i ĩ j k m n o r t u ũ w y[1]
Кайбер авазлар диграфлар белән языла, мәсәлән, веляр назаль /ŋ/ өчен ng.
Мисал гыйбарәләр
үзгәртүТатарча | Gĩkũyũ |
---|---|
Хәлләрегез ничек | Ũhoro waku яки kũhana atĩa? |
Миңа су бирегез | He maĩ |
Сез ничек торасыз? | Ũrĩ mwega? яки Wi mwega |
Карыным ачты | Ndĩ mũhũtu |
Миңа ярдәм итегез | Ndeithia |
Мин яхшы | Ndĩ mwega |
Сез дусмы? | Wĩ mũrata? |
Сау булыгыз, алкышлар Сезгә | Tigwo na wega/Tigwo na thaayũ |
Мин сине яратам | Nĩngwendete. |
Монда кил | Ũka haha |
Мин сиңа шалтыратырмын | Nĩngũkũhũrĩra thimũ |
Рәхмәтлемен | Nĩndacokia ngatho |
Алкышлар алдым | Ndĩmũrathime |
Миңа акча бирегез | He mbeca |
Сафсатаны туктатыгыз | Tiga wana |
Көлмәгез | Tiga Gűtheka |
Сез белемле | Wi műthomű |
Популяр мәдәнияттә
үзгәртү1983 ел Star Wars Episode VI: Return of the Jedi фильмында, Ниен Нунб персонажы Кикуйю телендә сөйләшә.[2]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2020-06-09, retrieved 2021-05-12
- ↑ Feldmann, Compiled From Wire Service Dispatches With Analysis From Monitor Correspondents Around The World,Edited By Linda. In Kenya, audiences roar at language in 'Jedi' film, Christian Science Monitor (1983-07-28).