Керәшен сөйләшләре

Керәшен сөйләшләре (үз исеме — керәшенчә, татарча) — керәшен татарлары сөйләшкән татар теленең сөйләшләре төркеме.

Керәшен сөйләшләре
 Керәшен сөйләшләре Викиҗыентыкта

Төп мәгълүмат үзгәртү

Керәшен сөйләшүләре катнаш сөйләшләр булып торалар. Алар мишәр һәм казан диалектларына карыйлар.

Гадәттә, керәшен сөйләшләренә түбәндәге сөйләшләр керә:

  • Түбән Кама буе керәшеннәре сөйләше;
  • Казан арты керәшеннәре сөйләше;
  • Чистай керәшеннәре сөйләше;
  • Мәлки керәшеннәре сөйләше;
  • Нугайбәкләр сөйләше;
  • Мордва-каратай сөйләше.

Тулырак классификация үзгәртү

Казан диалектының керәшен сөйләшләре:

  • Казан арты керәшен сөйләше (Татарстан Республикасы, Киров өлкәсе),
  • нагайбәк сөйләше (Чиләбе өлкәсе);
  • Түбән Кама керәшеннәре сөйләше (Татарстан, Башкортстан, Удмуртия һәм Самар өлкәсе).

Мишәр диалектының керәшен сөйләшләре:

Чистай керәшеннәре сөйләшен (Татарстан Республикасының Кама аръягы) тикшеренүчеләр мишәр һәм казан диалектларына да кертә.

Язу үзгәртү

Керәшен алфавиты тарихы миссионер Һәм тел белгече Н.И. Ильминский алфавитыннан башлана. Алфавит татар фонетикасын чагылдыру өчен җитми торган хәрефләр өстәлгән рус әлифбасыннан гыйбарәт. Керәшен алфавиты мари алфавитына бик якын.

 
Татар телендә "Ышану символы" тексты тоткан Николай Ильминский мозаик сурәте
А а Ӓ ӓ Б б (В в) Г г Д д Е е Ё ё Ж ж З з
И и Й й К к Л л М м Н н Ҥ ҥ О о Ӧ ӧ П п
Р р С с Т т У у Ӱ ӱ (Ф ф) (Х х) (Ц ц) Ч ч Ш ш
(Щ щ) (Ъ ъ) Ы ы (Ь ь) Э э Ю ю Я я

Әдәбият үзгәртү

  • Остроумов, Н. П. Первый опыт словаря народно-татарского языка по выговору крещеных татар Казанской губернии. — Казань: Типография Императорского университета, 1876. — 145 с.
  • Баязитова Ф. С.,. Говоры татар-кряшен в сравнительном освещении / Отв. ред. Ф. С. Хакимзянов. — М.: Наука, 1986. — 247 с.
  • Воскресенский, А. А. Русско-татарский словарь с предисловием о произношении и этимологических изменениях татарских слов. — Казань, 1894. — 374 с.