Келәүле вулысы (тат. كىٰلەولىٰ (ﻱىٰلىزاۋىتىن) ۋولىٰسىٰ, рус. Клявлинская (Елизаветинская) волость) — Самар губернасына кергән административ-территориаль берәмлек.

Келәүле вулысы
Үзәк Келәүле
Халык саны 4169 кеше  (1890)

Дала Дурасавы, Байтуган (Богырыслан өязе), Әбдекәй, Добрин, Спиридун, Схуднив вулыслары белән чиктәш булган (1890). 13 торак пунктта 4169 кеше яшәгән.[1] 1919 елга кадәр Елизаветин вулысы дип аталган. 1925 елда вулыс составына ТАССР составыннан Ерыклы авылы күчерелә. 1928 елда бетерелә.

Искәрмәләр үзгәртү