Каяроһанасвами Гыйбадәтханәсе

Кайяроһанасвами Гыйбадәтханәсе, Нагапаттинам (காயாரோகணசுவாமி கோயில், நாகபட்டினம்)[1] ул Һиндстанда, Тамилнадта Нагапаттинам шәһәрендә урнашкан Шива Ходаена багышланган Һинд дине гыйбадәтханәсе. Гыйбадәтханәнең төп Ходае Кайяроһана буларак мәгълүм һәм аның хатыны Нилайятхакши.[2] Гыйбадәтханә безнең эраның 6-ынчы гасырыннан бирле булган һәм аңа Наянмарлар, Аппар, Самбандар.[3] Гыйбадәтханәне Гөҗаратта барлыкка килгән Лакулиша культы тарафыннан төзелгән булган һәм аларның Тамилнадта бердәнбер гыйбадәтханәсе булып Канчипурам тора.[3] Гыйбадәтханәдә Тхьяграджа поты lapis lazuli-дан ясалган.

Гыйбадәтханә
Каяроһанасвами гыйбадәтханәсе
நாகபட்டினம் காயாரோகணேசுவரர் கோயில்
Ил Һиндстан
Төбәк / район Һиндстан,Тамил Наду
Кайсы дини агымга карый Каяроһанасвами Шива Ходаена табыну

Этимология үзгәртү

 
Гыйбадәтханәнең тарихи сурәте

Карона ул Кайя-роһананың (kayam:тән, arohana:күтәрелүче) кыскартылмасы һәм гыйбадәтханә Гөҗаратта Кайяроһана гыйбадәтханәсенең игезәге булып тора. Каронам шулай ук башка сүздән килеп чыгарга мөмкин, мәсьәлән, "Кар Онам"нан һәм Ходай Вишнуга "Онатһан" дип мөрәҗәгать итәләр. Гыйбадәтханәне Паллавалар һәм Чолалар төзекләндергәннәр.[4] Ул изге 275 Паадал Петра Стхаламнарның берсе.

Процессия биюе үзгәртү

 
Гыйбадәтханәнең бәйрәм поты.

Тируварурда Тхьягараджар Гыйбадәтханәсе аджапа тханам (җырлаусыз бию) өчен мәшһүр, ул Илаһның үзе тарафыннан башкарыла. Риваять буенча Мучукунта исемле Чола патшасы Индрадан (күк Илаһы) алкышын алган һәм Ходай Вишнуның күкрәгендә ял итүче Тхьягараджа Свами (төп Ходай, гыйбадәтханәдә Шива) потын алырга телгән. Индра патшаны ялгыштырырга тырышып алты башка пот ясаган, әмма патша Тируварурда дөрес сурәт алган. Башка алты сурәт Тхируккувалайда, Нагапаттинамда, Тирукарайилда, Тхируналларда, Тхируваймурда һәм Тирумарайкадуда куелган булган.[5][6] Барлык җиде урын Ковери елгасы дельтасында урнашкан. Барлык җиде Тхьягараджа сурәте процессияга алынганда бии дип әйтелә (процессия Илаһын алып баручылар да бииләр). Бию стильләре белән гыйбадәтханәләр Саптһа Видангам дип атала (җиде бию хәрәкәте)[7][8]

Гыйбадәтханә Видангар Гыйбадәтханәсе Бию позициясе Мәгънәсе
Тхьягараджар Гыйбадәтханәсе Видхивидангар Аджабатхаанам Ходай Вишнуның күкрәгендә ял итүче Шри Тхьягараджа биюенә охшаш җырлаусыз бию
Дһарбараньешварар Гыйбадәтханәсе Нагарадангар Унматханатхаанам Агуланган шәхес биюе
Кайяроһанасвами Гыйбадәтханәсе Сундаравидангар Вилатхитхаанам Диңгез дулкыннары кебек бию
Каннаяриамудаяр Гыйбадәтханәсе Адхивидангар Кукунатхаанам Әтәч кебек бию
Брахмапуришварар Гыйбадәтханәсе Аванивидангар Брунганатхаанам Чәчәк өстеннән очучы бал корты сыман бию
Ваймоорнатхар Гыйбадәтханәсе Наллавидангар Камаланаанатхаанам Җиңел җил искәндә лотос хәрәкәт иткән кебек бию
Ведараньешварар Гыйбадәтханәсе Бхуванививидангар Хамсаптханатхаанам Аккош йөреше сыман бию

Гыйбадәтханә Шакти пида булып тора. Тхьягараджа Сундара Витанкар буларак мәгълүм һәм Паарава Тхаранга Натанам башкара дип ышаныла.[9]

Фотогалерея үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. ta:நாகபட்டினம் காயாரோகணேசுவரர் கோயில்
  2. P. V. Jagadisa Ayyar (1920). South Indian shrines: illustrated. Madras Times Printing and Pub. Co.. pp. 389–391. 
  3. 3,0 3,1 Tourist Guide to Tamil Nadu. Sura Books. p. 72. ISBN 978-81-7478-177-2. 
  4. Nagapattinam to Suvarnadwipa: reflections on Chola naval expeditions to South east Asia.P.107.Hermann Kulke, K. Kesavapany, Vijay Sakhuja
  5. Pillai, J.M. Somanasundaram (1994). The great temple at Tanjore. Tamil University, Thanjavur. p. 9. 
  6. Glimpses of the history of Karaikkal.Saroja Sundararajan
  7. The Journal of the Music Academy, Madras: Volumes 33-34 .Music Academy (Madras, India) - 1962
  8. Nityasumaṅgalī: devadasi tradition in South India .P.146. Saskia C. Kersenboom-Story
  9. V., Meena (1974). Temples in South India (1st ed.). Kanniyakumari: Harikumar Arts. p. 34. 

Тышкы сылтамалар үзгәртү