Кармыш (Самар өлкәсе)
Кармыш (рус. Карамышевка) — Россиянең Самара өлкәсенең Ставрополь районындагы ташландык татар авылы.
Кармыш | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Самар өлкәсе һәм Ставрополь районы |
Халык саны | 0 |
Географиясе
үзгәртүАвыл Самара өлкәсенең төньяк-көнбатыш өлешендә, урман-дала зонасында[1], район үзәге Тольятти шәһәреннән төньякка таба якынча 15 километр ераклыкта урнашкан була (туры сызык буенча).
- Климат
Климат уртача континенталь. Һаваның уртача еллык температурасы 3,1 °C. Иң җылы айның (июль) һава температурасы 19,2 °C (абсолют максимум 37 °C); иң салкын (гыйнвар) -13,3 °C (абсолют минимум -46 °C). Еллык уртача явым-төшем 430 мм, аларның күбесе җылы вакытка туры килә. Кар каплавы 163 көн дәвам итә[2].
Тарихы
үзгәртү1930 елда Яңа Бритовка авылы белән икесенә бер «Карл Маркс исемендәге» колхоз оеша.[3] 1939 елда колхозның 1154 га җәмгыять җире, шул исәптән 939,8 га чәчү җирләре була.[4]
1950 елдан күрше татар авыллары колхозлары «Коммунизм юлы» колхозына берләштерелә, 1954 елдан Выселки авылы нигезендә «Дружба», 1992 елдан – АҖ «Дружба», хәзер – ҖЧҖ «Агропромсервис» дип үзгәртелә.[5][6]
Халык саны
үзгәртү1928 елда 26 хуҗалыкта 137, 1931 елда 26 хуҗалыкта 117, 1961 елда 155 кеше яшәгән.[5]
Авылда бүгенге көндә кеше яшәми.[5]
Дин
үзгәртүАвыл халкы күрше Яңа Бритовка мәхәлләсенә караган, анда 1913 елда мәчет төзелә, 1920 елның февралендә сүтелә.[4]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Приказ Министерства природных ресурсов Российской Федерации от 28 марта 2007 г. № 68 «Об утверждении Перечня лесорастительных зон и лесных районов Российской Федерации»
- ↑ Схемы территориального планирования муниципального района Камышлинский Самарской области. Федеральная государственная информационная система территориального планирования (ФГИС ТП).(үле сылтама)
- ↑ Администрация сельского поселения Выселки муниципального района Ставропольский Самарской области.
- ↑ 4,0 4,1 Из истории села Выселки Ставропольского уезда.
- ↑ 5,0 5,1 5,2 Татарская деревня в местах компактного проживания татар в Среднем Поволжье: история и современность /Материалы круглого стола, проведённого в Институте татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук Республики Татарстан (Казань, 27.10.2017). Научный справочник. Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2017. – 208 с., илл.
- ↑ Ставрополь районы. Татар энциклопедиясе.