Карга җиләге
Карга җиләге, бүре бөресе, салават тамыры (лат. Actaea L., 1753[1][2]) — казаякчалар гаиләлегенә караган үсемлекләр ыруы.
Карга җиләге | |
Халыкара фәнни исем | Actaea L., 1753[1][2] |
---|---|
Таксономик ранг | ыру[3][1] |
Югарырак таксон | Actaeeae[d] |
Таксонның халык атамасы | Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value). |
Җимеш төре | җиләк[d] |
GRIN URL | npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=146[6] |
Карга җиләге Викиҗыентыкта |
Таралуы
үзгәртү10 лап төре билгеле. Төньяк ярымшарда очрый.
Татарстанда 2 төре үсә, башаклы бүре бөресе (A.spicata) барлык районнарда да киң таралган, кызыл җиләкле бүре бөресе (A.erythrocarpa) Идел алды һәм Көнчыгыш Кама аръягында очрый, үз ареалының көнбатыш чигендә таралган. Ылыслы һәм катнаш урманнарда, елга буйларында үсә.
Ботаник тасвирлама
үзгәртү30-60 см озынлыктагы үсемлекләр. Тамырчасы юан. Яфраклары эре, озын сапта, икешәр-өчәрле. Чәчәкләре саргылт ак төстә, вак, кыска чуксыман чәчәк төркеменә җыелган. Җимеше – кара (башаклы бүре бөресе) һәм кызыл (кызыл җиләкле бүре бөресе) төстәге күп орлыклы җиләк. Май-июнь айларында чәчәк ата.
Куллану
үзгәртүДару үләне. Үләне һәм җимешләрендә алкалоидлар, С витамины, тамырларында сапониннар бар.
Халык медицинасында башаклы бүре бөресе тамырларыннан ясалган төнәтмәне баш һәм йөрәк авыртканда, кызыл җиләкле бүре бөресе тамырлары төнәтмәсен ашказаны-эчәк авырулары вакытында файдаланалар.
Агулы.
Башаклы бүре бөресе – декоратив.
Кызыл җиләкле бүре бөресе ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006)[7].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
- ↑ 2,0 2,1 Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
- ↑ Integrated Taxonomic Information System — 2004.
- ↑ АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
- ↑ 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇 et al. 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2021459
- ↑ GRIN үсемлекләр таксономиясе
- ↑ https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/bre-brese