Кайюан гыйбадәтханәсе (Сюаньчжоу)

Кайюан Гыйбадәтханәсе (Гади Кытай иериглифлары белән:开元寺, Традицион Кытай иероглифлары белән:開元寺,p=Kāiyuán Sì,poj=Khai-gôan-sī) ул Кытайда, Сюаньчжоуда, мәйданы 78 000 км² (840 000 квадрат фут) булган Фуцзян провинциясендә иң зур Буддачылык гыйбадәтханәсе.Калып:Sfnb[1] Гәрчә ул Тамил-Һинду йогынтысы булганга күрә "Һинд дине-Буддачылык гыйбадәтханәсе" буларак мәгълүм булса да, иң әһәмиятле залда төп пот булып Вайрочана Будда була, бу Хуаян Буддачылыгы буенча иң төп Будда булып тора. Хәзер Махавира Залы (Махавира = Зур һәм Көчле) ул фактик рәвештә Вайрочана Залы.

Гыйбадәтханә
Кайюан Гыйбадәтханәсе (Сюанчжоу)
開元寺
Ил Кытай
Төбәк / район Фуцзян, Личенг районы, Куанжоу районы
Кайсы дини агымга карый Буддачылык
Нигезләүче Хуанг Шоугонг (黄守恭)
Нигезләнгән 686 ел
Төзелеш еллары ???—686 ел
Сайт Рәсми сайт

Тарихы үзгәртү

Башта ул 685 елда яки 686 елда Танг династиясе (618-907) чорында төзелгән булган. Гыйбадәтханә җирбиләүче Хуанг Шоугонгның (Кытай гадиләштерелгән иероглифлары белән: 黄守恭) Малбэрри бакчасында урнашкан, риваять буенча ул төшендә аннан гыйбадәтханә төзү өчен җир сораган монахны күргән. Ул үз бакчасын иганә итеп бүләк иткән һәм аны "Лотос Гыйбадәтханәсе" (Гадиләштерелгән Кытай иероглифлары белән:莲花寺) исемле гыйбадәтханәгә үзгәрткән. 738 елда Танг династиясе дәверендә, аның исеме "Каиюан Гыйбадәтханәсе" дип үзгәртелгән булган, ул хәзер дә кулланыла.

Төп зал "Махавира Залы" артында, 1283 елда Куанжоуда Тамил Аиннурувар Валанҗиюар сәүдәгәрләр җәмәгате тарафыннан Ходай Шивага багышланган Шива гыйбадәтханәсеннән кайбер баганалар бар. Кисеп ясалган бизәлешләр Куанжоу һәм күрше даирәләрнең биш төп урыннарында таралган. Алар Көньяк Һиндстан стилендә ясалган, һәм Тамилнадның Чола Наду төбәгендә 13-енче гасыр гыйбадәтханәләр белән якын уртак охшашлыкларга ия. Кисеп ясалышларның бөтенесе диярлек яшел-соры граниттан киселгән, ул якындагы калкулыкта алып була торган һәм төбәкнең җирле архитектурасында кулланыла.[2] 1983 елда Кайюан Гыйбадәтханәсенә милли гыйбадәтханә исеме бирелгән булган.
Диңгез буенча Ефәк сәүдәсе Көньяк Һиндстанлыларны Кытайга һәм Кытай халык кешеләрен Көньяк Һиндстан портларына китергән һәм Һиндлеләр Кытайдан ефәк культивациясе белемен һәм тукымаларны Кытайдан кире Һиндстанга алганнар булуы мөмкин. Кытайның Көньяк Һиндстанга әһәмиятле йогынтысы булган; Малаялам һәм Тамил телендә Кочида Кытай балык тоту ятьмәләре һәм нәзек Кытай чүлмәкләре “Чини чатти” яки Кытай чүлмәкләре дип аталалар.

Архитектура үзгәртү

Үзәк күчәр буенча Дүрт Күк Патшалары Залы, Махавира Залы, Вәгъдәләр Татлы Чыгы Алтаре һәм Буддачылык Текстлары Китапханәсе. Ике яктан да 10 залдан да күбрәге бар, шуларга Таньюе Бабалар Гыйбадәтханәсе, Корбан Залы һәм Зуншенг Залы керә.

Дүрт Күк Патшалары Залы үзгәртү

Дүрт Күк Патшалары Залы Танг династиясе чорында (618 - 907 ел) төзелгән булган. Ул гыйбадәтханәнең Шанмены (тау капкасы) булып тора. Зал каршында залда агач такта эленеп тора. Анда шулай итеп әйтелгән "Биредә Будда иле, урам Бөтен Изгеләр дип атала" (Гадиләштерелгән Кытай иероглифлары белән: 此地古称佛国,满街都是圣人). Ул Сонг династиясе галиме Жу Си тарафыннан улап чыгарылган һәм мәшһүр монах Хонг Йи тарафыннан уйланып чыгарылган.Калып:Sfnb

Махавира Залы үзгәртү

Махавира Залы башта 686 елда Танг династиясе вакытында (618 - 907 еллар) төзелгән булган һәм калган биналар соң Минг династиясе вакыты (1368-1644 еллар) хәрабәләре булып торалар. Ул 20 метр (66 фут) биеклектә, 9 бүлмә киңлегендә, 6 бүлмә тирәнлегендә һәм 1387,75 м². Зал Танг Династиясенең мәһабәт һәм әһәмиятле архитектур стилен саклаган. Вайрочанананың алтын йөгертелгән поты янында изге Биш Династияләрнең (907 - 960 еллар) дүрт Будда поты урнашканкан. Алар "Биш Будда" буларак мәгълүм.Калып:SfnbКалып:Sfnb

Женгуо Пагодасы үзгәртү

Женгуо Пагодасы (Гадиләштерелгән Кытай иероглифлары белән:镇国塔) ул Танг династиясе вакытында (618 - 907 еллар)да төзелгән биш катлы агач пагода. Әмма ул җимерелгән булган һәм таш пагодасы итеп 1238 елда Сонг династиясе вакытында (960 - 1276 елларда) төзелгән булган. 48,24 м лы пагода сигез почмаклы, биш катлы булган. Һәрбер кат уналты рельеф белән киселгән, барысы 80 тере сыман кеше фигурасы бар.Калып:SfnbКалып:Sfnb

Реншоу Пагодасы үзгәртү

Реншоу Пагодасы (Гадиләштерелгән Кытай иероглифлары белән:仁寿塔) 917 елда Соң Лианг (Биш Династия) (907-923 еллар) вакытында төзелгән булган. 1114 елда Сонг династиясе вакытында аның исеме Сонг Императоры Хуизонг хөрмәтенә "Реншоу Пагодасы"на үзгәртелгән булган. Ул 44,06 м биеклектә һәм Женгуо Пагодасы белән охшаш.

Вәгъдәләрнең Татлы Чык Алтаре үзгәртү

Вәгъдәләрнең Татлы Чык Алтаре (Гадиләштерелгән Кытай иероглифлары белән: 甘露戒坛 Буддачылык тарафдарлары өчен тиешле вәгъдәләр өчен кулланыла. Алтарьның кессонының катлаулы структурасы бар. Алтарь тирәли баганаларның кысалары арасында биш төсле стримерлар белән 24 Очучы Апсаралар поты корылган. Алар музыка коралларын тоталар, мәсьәлән, ике-кыллы скрипка, кастанета һ.б. һәм элегант һәм тере итеп бииләр. Алтарьга урнаштырылган Минг династиясенең агачтан киселгән утыручы Рочана поты урнаштырылган. Ул утыручы лотос тәхетнең мең лотос таҗ яфрагы бар, аларның һәрберсендә гравирланган 6 см лы Будда поты бар.Калып:SfnbКалып:Sfnb

Галерея үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Кытайда индуизм

Әдәбият үзгәртү

  • Zi Yan (2012). Famous Temples in China (in English and Chinese). Hefei, Anhui: Huangshan Publishing House. ISBN 978-7-5461-3146-7.
  • Zhang Yuhuan (2012). "Housing Rarely Stone Pillars of Ancient Indian Brahmanism: Quanzhou Kaiyuan Temple" 《拥有罕见的古印度婆罗门教石柱:泉州开元寺》. 《图解中国著名佛教寺院》 [Illustration of Famous Buddhist Temples in China] (in Chinese). Beijing: Contemporary China Publishing House. ISBN 978-7-5154-0135-5.
  1. Kaiyuan Temple. Chinaculture.org. әлеге чыганактан 2012-05-13 архивланды. 31 January 2012 тикшерелгән.
  2. Lee, Risha (2009). "Rethinking Community: the Indic Carvings of Quanzhou". Nagapattinam to Suvarnadwipa: reflections on Chola naval expeditions to Southeast Asia. Institute of Southeast Asian Studies. p. 240. ISBN 978-981-230-936-5. https://books.google.com/books?id=2swhCXJVRzwC&pg=PA240.