Каймыгу (рус. вывих) — буыннар өслегенең бер-берсенә карата урыннан күчүе, буын таю. Буыннар тулысынча бер-берсенә тиеп тормаса, тулы каймыгу дип, ә берникадәр тиеп торган очракларда, өлешчә каймыгу дип атала. Симптомнары — очлык гадәттән тыш борылып тора, имгәнгән буынның формасы да үзгәрә. Аз гына хәрәкәтләнү, кагылу да бик көчле авыртуга китерә.

Каймыгу
Сурәт
Саклык белгечлеге ортопедия[d]
ICPC 2 идентификаторы L80
 Каймыгу Викиҗыентыкта

Дөрес диагноз кую өчен, рентген белән тикшерү кирәк. Диагноз куелгач, дәвалауны табиблар гына алып бара. Хәтердә тотыгыз: каймыккан буын травмадан соң беренче сәгать эчендә чагыштырмача авыртусыз урынына куела! Тайган буынны 3-4 көннән соң төзәтү шактый кыен һәм соңару төрле катлаулануларга китерергә мөмкин. 3 атна вакыт узган булса, авыруны опе­ рация ясап кына интегүләрдән коткарып була. Буынны урынына куйганнан соң, кабат рентген белән тикшерү уздыралар һәм 7-10 көнгә кадәр фиксация­ ләүче бәйләвеч куялар. Сәламәтләнү вакыты буын каймыгуның авырлыгына бәйләнгән. Гадәттә, 3-4 атнадан дәва күнегүләрен башларга ярый.

Искәрмәләр

үзгәртү