Казан яны мәдәнияте

Идел-Кама җирлегендәге соң бронза гасырының безнең эрага кадәр II меңьеллыкның 2нче чирек ахыры — 2нче яртысында яшәгән мәдәни-тарихи бергә

Казан яны мәдәниятыИдел-Кама җирлегендәге соң бронза гасырының безнең эрага кадәр II меңьеллыкның 2нче чирек ахыры — 2нче яртысында яшәгән мәдәни-тарихи бергәлек.

Казан яны мәдәнияте
Яшәү тирәлеге Идел бассейны[d]
Чор бронза гасыры

Тарихы үзгәртү

1953 елда А.Х. Халиков ача. Моңа кадәр мондый һәйкәлләр «яр буе» (Н. Ф.Калинин) яки «Идел буе» (А. п. Смирнов) торулыклары исеме астында билгеле булганнар.

Казан яны мәдәнияте дискуссия предметы булып тора. А. В. Збруева тарафыннан Кама-Бель елгалары арасы һәйкәлләре болын культурасына, Урта һәм Югары Кама мәдәниятләре В.П. Денисов тарафыннан ерзов мәдәниятенә, К. В. Сальников тарафыннан Агыйдел елгасы бассейны бергәлекләре курман-тау мәдәниятенә кертелгән. Соңгы вакытта Казан яны мәдәниятеннән маклаш (В. Н. Марков, А. А. Чижевский), буй (Р. Д. Голдина) мәдәниятләре бүленеп бирелгән.

Башкортстан җирлегендә Казан яны мәдәнияте һәйкәлләре Чулман елгасы түбән агымында, Агыйдел елгасы бассейнында тупланган (Кәкрекүл торулыгы, Иске Кабан торулыгы II һ. б.). Тырулыклар калку урында урнашкан була. Күп камералы, агач баганалы конструкцияле һәм 2 яклы яки чатыр тибындагы кыеклы турыпочмак ярымҗирасты өйләр торак хезмәтен үтәгән.[1]

Ярымземлянка һәм каркас-багана җир өсте йортларыннан торган бистәләр бүбән террасалар һәм тугай җирләрендә урнашкан булган. Керамика — бай орнаментлы чүлмәк-банка. Хуҗалык җитештерү (йорт яны урман тибындагы терлекчелекне) һәм үзләштерү (ау, балыкчылык) тармакларын берләштергән.

Казан яны мәдәнияте чыганакларын Евразиянең урман-андроноидлы дөньясында эзләргә кирәк. Прафин җәмгыятенең «туку» керамикасы белән тыгыз бәйләнгән Казан яны халкы иртә гасырның Идел-Кама кабиләләрен формалаштыруда катнаша.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.

Чыганаклар үзгәртү

  • Приказанская культура // Энциклопедия Республики Марий Эл / Отв. ред. Н. И. Сараева. — Йошкар-Ола, 2009. — С. 648—649. — 872 с. — 3505 экз. — ISBN 978-5-94950-049-1.
  • Халиков А. Х. Приказанская культура.— М., 1980 (Археология СССР. Серия: Свод археологических источников. Вып. 1—24).(рус.)