Казан шәһәренең байрагы

(Казан шәһәре байрагы битеннән юнәлтелде)

Россия Федерациясе Татарстан Җөмһүриятенең башкаласы Казан шәһәренең байрагы[1]. Казан шәһәренең байрагы тукымасына Казан шәһәренең гербы төшерелгән, шуңа күрә байрак классик герблы флаглар исәбенә керә.

Казан шәһәренең байрагы
Нигезләнү датасы 2004
Сурәт
Дәүләт  Россия
Юрисдикциягә карый Казан

Сурәтләү үзгәртү

Байрак 1438 — 1552 елларда Казан ханлыгы байрагындагында сүрәтләнгән канатлы, дүрт аяклы, уксыман телле һәм койрыклы аждаһа (сазаган) сурәте нигезендә эшләнгән. Казан шәһәренең байрагы буе 2:3 нисбәтле булган аклы-яшелле турыпочмаклы тукымадын гыйбәрәт. Байракның уртасында Казан гербы. Флаг кинлегенең өске 4/5 өлеше — ак төстә, астагы 1/5 өлешее — яшел төстә. Тукыманың бу өлешендә кызыл канатларын җәйгән, алтын томшыклы һәм алтын тырнаклы киммәтле таҗ белән зиннәтләндерелгән кара аждаһа төшерелгән.

Символиканың аңлатмасы үзгәртү

Аҗдаһа — көчне, бөеклекне, тормышны, яктылыкны, зирәклекне, какшамаслыкны, үлмәслекне һәм мәңгелек яңарышны символлаштыра. Тел сүрәтендәге ук — импульс, тизлекне һәм максатка ымтылуны аңлата. Җир —тормыш һәм байлыкларны саклаучы, тормыш символы булып тора. Таҗ — үсешнең югары баскычына ирешү символы. Казан башлыгы —Казан статусын һәм аларның борынгы традицияләрен күрсәтә. Төсләр түбәндәгеләрне аңлата:

  • Яшел төс— яз, шатлык, өмет, табигать символы, муллык, чәчәк атуны, тотрыклылыкны аңлата.
  • Алтын — югары кыйммәт, байлык, бөеклек, тотрыклылык, ныклык, көч, игелек, интеллект, интуиция һәм зарарлану, кояш яктысы символы.
  • Көмеш—камиллек, вөҗданлылык, уй-ниятләрнең чисталыгы, тынычлык символы.
  • Кызыл — кыюлык, бетмәс-төкәнмәслек, җитлегү, энергия, яшәүгә сәләтлелек символы
  • Кара— иминлек, зирәклек, гаделлек һәм яшәешнең мәңгелек символы.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Решение Казанского Совета Народных депутатов от 24.12.2004 № 37-21 «О символах муниципального образования город Казань»

Чыганаклар үзгәртү