Казан бистәсе (Әстерхан)

XVIII гасыр башында Әстерхан шәһәрендә Казан якларыннан күчеп килгән татарлар яшәгән мәхәллә. 1702 елда бистәдә 200 Казан татары исәпләнгән. XIX гасырның 30 елларында Әстерхан губернасында яшәүче барлык татарларның 1/5 өлешен Урта Идел буйларыннан (Казан, Пенза, Түбән Новгород, Тамбов якларыннан) күчеп килүчеләр тәшкил иткән.