Казан Ринг (Каньон)

Казан Ринг Каньон (eng. KazanRing Canyon) — Казан читендә төзелгән , аның урап узу юлы буенда "Биек тау" автодромы янында автомобиль узышу трассасы.

Казан Ринг
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Рәсми ачылу датасы 2011
Карта

Трассаны төзү планнары турында беренче яңалыклар 2000 елда ук барлыкка килә[1]. Төзелеш эшләре 2006 елда башланды, трассаның схемасын эшләүдә Герман Тильке катнаша. Трекның озынлыгы 3,476 километр һәм биеклеге 28 метрга кадәр. Трекның бер үзенчәлеге - анда хәрәкәт сәгать угына каршы бара, бу боҗра автоспорты трассалары арасында чагыштырмача сирәк очрый. Беренче ярышлар 2011 елда уза. Трассаның абсолют рекорды 2010 елгы GP2 формуласы болидында тест заездларында урнаштырылган, күрсәтелгән вакыт - 1 мин 12,87 сек.[2].

Трассаның характеристикалары үзгәртү

Төп характеристикалары:[3]

  • Трассаның озынлыгы — 3476 м
  • Иң озын туры — 832 м
  • Старт сызыгы һәм беренче борылыш арасында ераклык —2 65 м
  • Минималь киңлеге — 12 м
  • Максималь киңлеге — 15 м
  • Биеклеге — 28 метр
  • Максималь буй авышлык 10 %
  • Максималь аркылыавышлык 2,5 %
  • Йөз — асфальт/асфальт-бетон
  • Хәрәкәт юнәлеше —сәгать угына каршы
  • Тренировкада/узышта катнашучы автомобильләрнең рөхсәт ителгән саны — 43/52

Спорт чаралары үзгәртү

  • Боҗра узышларының Россия сериясе (РСКГ СМП)
  • Шоссе-боҗра узышлары буенча Россия чемпионаты — Russian Superbike Repsol Championship International Cup
  • Дрифт буенча Россия чемпионаты — Russian Drift Series
  • Red Bull Air Race
  • Mitjet — боҗра узышларының Россия сериясе
  • Russian Endurance Challenge (REC) — чыдамлыкка ярышлар сериясе
  • Шоссе-боҗра автоузышлары буенча Татарстан Республикасының Ачык Чемпионаты
  • Granta Cup классында Татарстан Республикасы Ачык Кубогы

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Гран При Татарстана?. Журнал «Автоспорт», №7, 2000, с.7 (2000-07).
  2. Автодром «KazanRing» — MaxPowerClub, archived from the original on 2017-08-14, retrieved 2022-01-04 
  3. Технические характеристики трассы, Archived from the original on 2014-03-05, retrieved 2022-01-04 

Сылтамалар үзгәртү