Казан-урыс сугышы (1467-1469)

(Казан-урыс сугышы (1467—1469) битеннән юнәлтелде)

Калып:Казан-рус сугышлары1467—69 еллардагы казан-рус сугышы — Казан ханлыгы һәм Мәскәү кенәзлеге арасында сугыш. Рус елъязмаларында Беренче Казан дип тә атала.

Сугыш сәбәпләре үзгәртү

Казан ханлыгының нигезләнүе Мәскәү һәм Казан арасындагы зур сугыш белән бер үк вакытта үткән, әмма аннаң соң озак еллар дәвамында алар тыныч мөнәсәбәтләрне саклаганнар. 1461 елда руслар Владимирда гаскәр туплаганнар, әмма казаннар илчеләрне җибәрделәр һәм сугыш башланмады. Сукыр Василий үлгәннән соң, югары Чулманда бәрелешләр башлаганнар, әмма зур сугыш 1487 елда гына башланды.

Мәхмүт хан үлгәннән соң, аның хатыны, йола буенча Касыйм ханлыгында хакимлек иткән аның энесе Касыйм кияүгә чыккан. Казан тәхетенә Мәхмүтнең уллары — башта Хәлил, ә ул үлгәч, Ибраһим хан менә. Шулай итеп, Касыйм хан Казан ханының әнисенә өйләнгән була, һәм, кайбер казанлылар Касыймның гамәлдәге ханнан тәхеткә хокуклары зуррак дип санаганнар. Касыйм үзе дә Казан ханы булырга хакы барлыгын белдерә. Аның биләмәләрендә зур хәрби көче булмаганлыктан, ул Мәскәү кенәзеннән гаскәр бирүен үтенә.

Сугыш хәрәкәтләре үзгәртү

1467 елның 14 сентябрендә рус гаскәре Казанга каршы яуга чыга, әмма ул шактый уңышсыз була. Касыймга булышу өчен җыелган гаскәр Зөя тамагында каршылыгына очрый, һәм кирегә борыла. Тиздән инде Касыйм хан да вафат була.

Ләкин Казан хөкүмәте Касыйм артында торучы чын дошманны инде ачыклаган була һәм сугышны дәвам итәргә карар бирә. Рус явына җавап итеп, шул ук елның кышын казанлылар Гәречкә яу чабалар. Казан чирүе аның тирә-ягын яуласа да, Гәречнең үзенә бәреп керә алмыйлар. Рус хөкүмәте Гәреч, Кастрама, Түбән Новгород, Мөрәм (Муром) шәһәрләренә гаскәр җибәрә. Гәречтән руслар Казан ханлыгына кергән чирмеш җирләренә талап бетерәләр, әмма Казанга ук барып җитмиләр.

Казаннар җавап рәвешендә рус җирләренә яу чабалар, төньяк юнәлешендә алар аеруча уңышлы хәрәкәт итә: Гәреч янында алар Юг елгасына кадәр барып җитәләр, Көчмән (Кичменга) кальгасен алалар, Кастрама ягында олысларны яулыйлар. Көньяк юнәлештә уңыш азрак була: Түбән Новгород ягында Хуҗам Бирде бәк әсирлеккә алына, Мөрәм ягында да казаннарның һөҗүме кире кагыла.

1468 ел үзгәртү

1468 елның җәен руслар, инициативаны үз кулына алалар һәм Түбән Новгороддан Казанга Идел буенча гаскәр җибәрәләр; Казаннан 40 чакрым ераклыкта Казан чирү тар-мар ителә. Шул ук вакытта Колыннан (Хлыновтан) чыккан хәрби отряд Нократ буйлап Чулманга төшә һәм казанлыларның тылында хәрәкәт итә башлый (нигездә, сәүдәгәр корабларны талау белән шәгыльләнәләр). Нократ ушкуйчыларны тар-мар итәр өчен, Казан хөкүмәте төньякка гаскәр җибәрә. Колын шәһәр уңышлы яулап алына һәм анды Казан калгае (наместнигы) билгеләнә. Шулай итеп, Иван Руноның рус партизан отряды камалышка эләгә; ул Чулман буйлап өскә күтәрелә һәм әйләнч юллар белән Устюг җиренә юнәлә.

1469 ел үзгәртү

1469 елның язында руслар Казанга каршы яңа яу әзерлиләр. Бу юлы алар татар башкаланы Идел буйлап ике яктан кыскычка алырга ниятлиләр. К. Беззубцев җитәкчелегендәге төп гаскәр Түбән Новгороддан Идел буйлап Казанга төшәргә, Д. Ярославский җитәкчелегендәге гаскәре исә Устюгтан чыгып, Чулман, Нократ һәм Идел буйлап Казанга төп гаскәр белән бр үк вакытта Казанга барып җитәргә тиеш булган. Әмма шулай барып чыкмады: рус гаскәрләре Казанга аерым-аерым килә һәм аларның һөҗүме кире кагыла. Түбән Новгород гаскәре, бөек кенәзенең әмерен бозып, Казан янына иртә килә; алар Казан тирәләрендә янгын чыгарлар һәм шуның белән чикләнеп, Иделнең агымында өскәрәк урнашкан Коровнич утравына килеп урнаштылар. Казаннар алар артыннан чирү җибрәләр, әмма ул русларны тар-мар итә алмады. Рус гаскәре Түбән Новгородга кайтырга мәҗбүр булган.

Д. Ярославский җитәкчелегендәге гаскәр бу вакытта әле Чулманда булган; вяткалылар аларга ярдәмне күрсәтмиләр, шуңа күрә аның чирүендә нибары 1000 кеше генә булган. Шуның өстенә Ярославский чирүенең хәрәкәтләре Колындагы татар вәкилләренә билгеле булган. Солых төзү турында ялган хәбәр русларның уяулыгын киметә. 1469 елның 4 июлендә Чулман тамагында аларны Казан корабларыннан торган флотилиясе каршы ала һәм су өстендә сугыш була. Бу сугышта ярты гаскәре юкка чыгарыла шул исәптә Д. Ярославский, калганнар бер көймәдән икенчесенә сикерә-сикерә (монда аеруча кенәз Ухтомский уңыш казана) көч-хәл белән котылалар һәм Түбән Новгородга качып китәләр.

1 сентябрь көнне рус гаскәре яңадан Казанга барып җитәләр һәм аны камап алалар, ләкин тиздән солых турында сөйләшүләр башланалар. Солых буенча, хан 40 ел тупланган рус әсирләрне кире кайтарырга мәбҗүр булды.

Тышкы сылтамалар үзгәртү