Стефания "Фанни" Кадео (Итальян телендә: Stefania "Fanny" Cadeo, 1970 елның 11 сентябрендә Лигурия регионында Лаваньяда туган) - Италия моделе, актриса, җырчы һәм телетапшырулар алып баручысы.

Кадео, Фанни

Биографиясе үзгәртү

Лаванья шәһәрендә 1970 елның 11 сентябрендә туган. Кьяварида "Santa Marta" лингвистик мәктәбен бетерә. Җыр, джаз һәм хәзерге биюләр курсларына йөргән. Актёр осталыгына асаба педагог Беатриче Бракко курсында өйрәнгән.
Стефаниның беренче уңышы 1992 елда булган, ул шул вакытта Striscia la Notizie телепрограммасында катнашкан. Шуннан соң ул телевизион проектларда катнашкан һәм 2003 елда театр сәхнәсендә дебюты булган. RAI Due телеканалында Il cercaspori телетапшыруында алып баручы булган.
Инглиз, француз һәм алман телләрендә камил сөйләшә. Стефаниянең Италия эшмәкәре Стефано Кавилья (Stefano Caviglia) белән мөнәсәбәттән 2014 елда туган кызы бар.

Сайланган фильмографиясе үзгәртү

- Өчлек һәм бәби ... хәзер бөтен нәрсә бездән тора (1995)
- Катнаш алкыш (1995)
- Ышанычсызлар (1997)
- Шашынырга (2005)
- Артык матур (2005)

Сайланган дискографиясе үзгәртү

  • Another Chance (1993)
  • Mambo Italiano (1993)
  • I Want Your Love (1994)
  • Pecame (1994)
  • Living In The Night (2000)

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү