Кавказ урамы (Уфа)

Кавказ урамы (баш. Кавказ урамы, рус. улица Кавказская) — Уфаның Киров районында урнашкан урам. Усол урамы белән киселешеннән башланып, Сочи, Софья Перовская, Егор Сазонов, Ушинский Агыйдел урамнары белән кисешә, шуннан соң урам ике тармакка бүленә: беренче тармак Менделеев урамы белән кислешендә тәмамлана; икенче тармак Выборг урамы белән кислешендә тәмамлана. Урамның беренче исеме - Буданов урамы (Уфаның беренче казак атаманы хөрмәтенә), 19 гасырның азагында урамга сәүдәгәр Николай Блохин (1841-1918) исеме бирелгән. Хәзерге исемен 1930-еллардан йөртә.

Кавказ урамы
Карта
Төбәк Башкортстан
Шәһәр Уфа
Район Уфа