Каверноз гемангиома

Каверноз гемангиома («ялкынланучы» невус, «портвейн төсендәге» невус) — төрле калибрдагы зур киң тамырлардан торган сирәк тумыштагы тире асты ясалуы. Бик еш каверноз гемангиома биттә урнаша һәм гадәттә бер якта һәм буынтыклы була, ләкин ике яклы да була ала.

Каверноз гемангиома
Сурәт
Саклык белгечлеге медицина генетикасы[d]
NCI Thesaurus идентификаторы C3840
 Каверноз гемангиома Викиҗыентыкта

1.   Гистология. Юка фибриноз бүлгеләр белән чикләнгән киңәйгән, кан белән тулган аралыклар (рәс. 4. 14a).

2.   Билгеләре (кабакта)

• Төгәл чикләр белән басып караганда агармый торган йомшак алсу тап (рәс. 4. 14б).

•     Вакыт белән ясалу үсми, әмма кызыл яки шәмәхә төскә кереп каралана (рәс. 4. 14в).

•     Ясалу өстендәге тире гипертрофияләнә, кытыршылана, калкулыклы һәм йомшак була, каный яки инфекцияләнә ала (рәс. 4.14г).

3.     Өч тармаклы нервның беренче һәм икенче тармагы буенча бик зур ясалулар белән авыруларда             катнаш зарарлануларга ипсилатераль глаукома (якынча 30%), диффуз ипсилатераль хориоидаль гемангиома һәм Стердж-Вебер синдромы (5%) керә(кара. 24 нче бүлек).

4.     Кечкенә яшьтә эрбийлы лазер белән уздырылган   дәвалау яссы һәм уртача гипертрофияләнгән ясалуларда нәтиҗәле һәм зарарланган тире мәйданын киметергә булыша.

Каверноз гемангиома орбитада үзгәртү

Каверноз гемангиома — өлкәннәрдә орбитаның иң таралган ямансыз шеше, хатын-кызларда ешрак (70%). Орбитаның төрле урынында урнаша ала, ләкин ешрак — мускул бүрәнкәсенең тышкы бүлекләрендә, нәкъ күз артында.

1. Гистология җепселле бүлгеләр белән аерылган төрле зурлыктагы эндотелий белән капланган тамырлы юлларны ачыклый (рәс. 6.40а).

2. Гомернең 4-5 дистәсендә әкренләп көчәюче экзофтальм белән билгеләнә. Үсеше йөклелектә тизләнергә мөмкин.

3. Билгеләре

• Күчәрле экзофтальм (рәс. 6.40б), ул КНД шеше һәм хориоидаль җыерчыклар белән бергә була ала.

• Орбита очындагы шеш чагылган экзофтальмга китермичә КН'ны кысарга мөмкин.

• «Күз алдында пәрдә» төрендәге вакытлыча күрү начарлану була ала.

4. КТ яхшы билгеләнгән контрастны әкренләп җыючы овал ясалуны ачыклый (рәс. 6.40в).

5. Дәвалау. Күпчелек очракта шешне хирургик юл белән кисеп алу кирәк, чөнки ул әкренләп күләмендә арта. Каверноз гемангиома капиллярлыдан аермалы буларак, гадәттә капсулалы була һәм чагыштырмача җиңел кисеп алына (рәс. 6.40г).

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.