Кабак бәлеше

Бәлеш

авторлык
Үз исеме

Кабак бәлеше

Автор

халык ашы

Төп
  • камыр
  • ка­бак
  • дөге яки тары ярмасы
  • сары май
  • йомырка
аналоглары

яшел суган бәлеше

Азык кыйммәте
Калориялеге:

уртача

Кабак бәлешен әзерләү үзенчәлекләре

үзгәртү

Кабак бәлешен әче камырдан ясыйлар. Бәлеш кыяклы яшел суган бәлеше кебек үк ясала. Тик бу бәлешне ясап бетергәннән соң, мичкә тыкканчы, табасында килеш 30—40 минут кабартырга кирәк. Пешерергә кую алдыннан бәлешнең өстенә чи йомырка сөртелә. Бәлеш мич­тә 1 сәгать — 1 сәгать 20 минутта пешеп җитә. Бәлешне өлеш­ләргә мичтән чыгарып бераз суынгач бүләләр.

Бәлешнең эчлеген хәзерләү

үзгәртү

Бәлеш пешерү өчен өлгереп җиткән, каты, баллы кабак алына. Башта аны яралар, эчен чистартып, телемләп кисәләр һәм һәр телемнең йомшак өле­шен кисеп алып, кабыгын әрчиләр. Шуннан соң ул урман чиклә­веге эрелегендә шакмаклап турала. Туралган кабакка кирәгенчә тоз сибеп тоталар яки бераз кул белән уып, юкә иләккә салып, саркыталар.

Суы саркып беткәч, кабакка бүрттерелгән, суытылган дөге япмасы кушыла, өстенә эретелгән сары май сибелә, Дөге урынына бүрттерелгән тары ярмасы салырга да ярый. Кабак бәлешенә дөге һәм тары ярмаларын бүрттерми генә дә кушарга мөмкин.

Рецепт:

үзгәртү

Бер кабак бәлешенә: 1 килограмм камыр, 1,5 килограмм ка­бак, 300 грамм дөге яки тары ярмасы, 150—200 грамм сары май, өстенә сөртү өчен бер йомырка алына.

Чыганаклар

үзгәртү
  • Татар теленең аңлатмалы сүзлеге (өченче томда) Казан, 1977.
  • Юныс Әхмәтҗанов, "Татар халык ашлары" китабы, 1969 ел.
  • Татар халык ашлары. Руcчадан Р.Х. Камалова,, В.Р. Шәрипова тәрҗемәсе. - Казан:Татарстан китап нәшрияты, 1987.