Йөзек яшереш — татар балалар уены.

Йөзек яшереш
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
Физик активлык
түбән

Уйнау тәртибе үзгәртү

Элек шобага яки санашу белән көтүче сайлыйлар. Аннан озын бер җеп алып бер йөзекне шул җепкә кидерәләр дә җепнең ике башын бергә бәйләп, балалар иркен генә шул җепкә тотынып бер түгәрәк ясыйлар. Көтүче уртада кала. Балалар барысы да такмак көенә куллары белән бертуктаусыз йөзекне шудырып йөрткән кебек хәрәкәт ясыйлар һәм яшерен рәвештә йөзекне берсеннән-берсенә күчереп йөртеп торалар.

Күмәк җыр:

Сөләйманның йөзеген
Дию кызы урлаган.
Каф тавының артында
Алтын сандыкка салган.

Көтүче:

Йөзек анда калмаган,
Аннан песи урлаган.
Киң дәрьяны чыкканда,
Суга төшереп калдырган.

Күмәк җыр:

Инде йөзек югалган,
Табалмассың, уңмаган.

Көтүче:

Киң дәрья туңмаган,
Йөзек синдә булмаган!

дип, берәүнең кулын тота. Әгәр дә йөзек шуннан чыкса, ул көтүче була. Әгәр дә йөзек аңардан чыкмаса, баштагы көтүче үз урынында калып, җыр яңадан башлана.

Чыганаклар үзгәртү