Йоткылыкта сулыш алу һәм ашкайнату юллары кисешүгә карамастан, йоту хәрәкәтендә әлеге юлларны бүлүче махсус ысуллар бар.

Йоту
Урын авыз[d] һәм кеше үңәче
 Йоту Викиҗыентыкта

·       Аңкау пәрдәсен күтәрүче һәм киерүче мускулларының кыскаруы йомшак аңкауны күтәрә һәм йоткылыкның арткы тышчасына кыса (анда шулай ук аңкау-йоткылык мускулы катнаша). Шулай итеп, йоткылыкның борын өлеше авыз өлешеннән аерыла.

·       Шул вакытта тел асты өсте муен мускуллары йоткылыкны өскә тарта, ә тел асты-тел мускулы тел тамырын аска тартып, бугаз өслегенә басым ясый, ә ул төшә һәм шулай итеп бугазга керү юлын яба.

·       Аннан соң бер-бер артлы констрикторлар кыскарып, азык төерен үңәчкә таба «сыгып» чыгара. Буйлы мускуллар йоткылыкны азык төере каршысына таба тарта.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит.