Ишкәкле спорт төрләре үзәге
Ишкәкле спорт төрләре үзәге — Казанның ишкәк ишү төрләре үзәге. Урта Кабан күле буенда урнашкан. 2011 елның 1 июнендә гамәлгә керә.
Комплекс иң заманча халыкара таләпләргә туры китереп эшләгән. Аның территориясендә эллинглар корылган, административ корпуслар, ишкәк ишү өчен көйләнгән бассейнлы корылма, велосипедлар өчен юл бар. Биредә 2011 елда студентлар арасында спортның ишкәк ишү төрләре буенча Бөтенроссия ярышлары, байдаркаларда һәм каноэларда ишү буенча студентлар арасында Дөнья чемпионаты ярышлары үткән.
2015 елда Казанда үтәчәк Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты вакытында ишкәк ишү каналында ачык суда йөзү буенча ярышлар узачак, дип көтелә.
Сылтамалар
үзгәртү- Универсиада 2013 сайтында Ишкәкле спорт төрләре үзәге 2012 елның 27 октябрь көнендә архивланган.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|