Итче белән сарыклар

Итче белән сарыклартатар балалар драма уены.

Итче белән сарыклар
Уенчылар саны
7 дән күбрәк
Уйнау урыны
өй
Физик активлык
уртача

Уйнау тәртибе үзгәртү

Башта уйнаучылар шобага тотышып өч кеше сайлыйлар. Өчнең берсе итче, икенчесе көтүче, өченчесе тәкә була. Калганнары сарыклар булып, бер яктарак көтү булып утырып торалар. Итче көтүче янына килә:

— Саумы, Шабан?

— Сау, Шабан.

— Суярга сарыклар сатып алам.

— Яраганын сайлап ал! Яхшысына биш тәңкә, бәрәненә өч тәңкә.

Итче (сарыкларны караган булып):
— Тор әле, сарык.
Бу нинди сарык?
Монысы бик арык,
Монысының авызы ярык,
Монысы тора бер тәңкә,
Монысы тора ике тәңкә,
Монысы тәкә,
Аңа бирим өч тәңкә,
Барысына ун тәңкә.

Көтүче:
— Өч тәңкә дә биш тәңкә.

Итче:
— Җитте сиңа ун тәңкә.
Калганына хак ярым хак,
Пот ярым борчак! (Кул сугышалар.)
Хәзер акча алып киләм. (Китә.)

Көтүче:
Әйдәгез, сарыкларым, китте башыгыз.
Олы абзардан кече абзарга. Һәш, һәш!

Сарыклар абзарга керәләр. Итче яңадан килә.

Итче:
— Менә сиңа акча, санап ал!

Көтүче (санап ала):
— Санадым. Син дә санап ал. Чыгыгыз, сарыклар, сез хәзер минеке түгел, итченеке.

Капканы ачкан була. Сарыклар тезелеп чыгалар. Алларында тәкә. Ул ике кулын мөгез итеп тота да каршындагы итчене сөзеп ега. Үзе тагын сөзәргә артка чигенә. Аның артында бар сарыклар да бергә чигенәләр.

Итче (егылып):
— Абау, тәкәң бик усал, тот, тот! (Тора.)

Көтүче:
—Санап бирдем, санап алдың.
Акча минеке, сарыклар синеке.
Үзең тот!

Итче: — Миңа бит аларны суярга кирәк!

Тагын килә. Тәкә сарыклар теземенең алдында тора. Итче сарыкларны алыр өчен уңга чыкса тәкә уңга чыга. Итче сулдан алырга килсә, тәкә дә сулга чыга. Сарыклар тәкәгә ышыкланып качалар. Итче тота алган бер сарыкны сызыкның тышына чыгара бара. Итчегә дә, тәкәгә дә бер-берсен алдатмаслык җитез булырга кирәк.

Уен сарыклар алынып беткәнче дәвам итә.

Чыганаклар үзгәртү

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.