Иттифак (гәҗит, 1918)

«Иттифак» ( اتفاق) — гәҗит. Бөтенрусия мөселман руханилары берлеге органы. 1918 елның 31 гыйнварыннан 1918 елның 7 июненә кадәр Казан шәһәрендә атнага 1-2 тапкыр татар телендә нәшер ителә, барлыгы 14 саны чыга.

Иттифак
اتفاق
Tөр

иҗтимагый-сәяси һәм дини газета


Гамәлгә куючы

Бөтенроссия исламият җәмгыяте

Баш мөхәрир

Исмәгыйль Габди

Нигезләнгән

1918

Сәяси тараф

милли-либерал газета

Тел

татар теле

Публикацияләр туктату

7.06.1918

Төп офис

Казан

Тарих үзгәртү

«Иттифак» газетасына, Бөтенроссия исламият җәмгыяте (дини галимнәр) нәшир әфкяре буларак, 1918 елның 31 гыйнварында нигез салынган. «Өмет» типографиясендә (хуҗасы В. Әхмәтов) нәшер ителгән.

«Иттифак» күбрәк төрле дини оешмаларның эшчәнлеген яктыртып торган. Иҗтимагый-сәяси вакыйгалардан да читтә калмый. Милли Мәҗлеснең Идел-Урал штатын булдыру турындагы карарын хуплап яза, ә совет органнарының Милли Идарәне һәм аның урыннардагы оешмаларын таратуын кискен тәнкыйтьли.

Газета сәхифәләрендә шулай ук әдәби парчалар, шигырьләр дә бастырылып килгән.

Мөхәрррирләр үзгәртү

Газетага И. Габидов, С. Иманкулов, К. Салихов муллалар составындагы редколлегия мөхәрррирлек иткән. Әлеге басманың оештыручысы һәм әйдәп баручысы имам-хатыйп, Милли Мәҗлес депутаты Исмәгыйль Билалетдин улы Габидов (Исмәгыйль Габди, Исмәгыйль Габитов)[1] булган. И. Б. Габидов 1913―1917 елларда Казандагы иң зур мәчетнең имам-хатыйбы вазифасын башкарган. 1917 елда мөфти Галимҗан Баруди, Габделбари Баттал һәм Борһан Хәбиб белән бергә Ташкент шәһәрендә татар һәм үзбәк телләрендә «Шураи Ислам» газетасын нигезләгән шәхес.

Ябылу үзгәртү

Үзәк Мөселман (Татар―Башкорт) комиссариатының директив күрсәтмәләрен үтәү нәтиҗәсендә, 1918 елның июнь―август айларында большевистик булмаган татар вакытлы матбугатын тар-мар итү тулысынча диярлек тәмамланган.

1918 елның 7 июнендә Казан совет хакимиятләре «Иттифак» газетасын, 14 саны чыкканнан соң, яптырганнар[2].

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар үзгәртү

  • Тәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 157-175нче бит.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: ТР ФА Татар энциклопедиясе иституты, 1997 ел, 61нче бит
  2. Тәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 171нче бит