Hatikvah (гыйбричә ‏הַתִּקְוָה, “Өмет”, Һатиква яки Атиква дип укыла) җыры 2004 елда гына Исраил Дәүләтенең рәсми гимны дип расланды. Ләкин чынбарлыкта ул инде 1948 елдан, Исраил торгызылганнан бирле үк дәүләт гимны буларак кулланыла. 2018 елда Исраил кнессеты тарафыннан канунлаштырылган.

Исраил гимны
Сурәт
Атама התקווה
Дәүләт  Исраил
Нәрсә нигезендә эшләнгән La Mantovana[d] һәм Tikvateinu[d][1]
Басма яки тәрҗемәләре Атиква[d]
Әсәр яки аның атамасы теле яһүд теле
Чыгару датасы 1878
Көйязар Шмуэль Коэн[d]
Либретто авторы Имбер, Нафтали Герц[d]
Текст авторы Имбер, Нафтали Герц[d]
Беренче юл כָּל עוֹד בַּלֵּבָב פְּנִימָה
Соңгы юл אֶרֶץ צִיּוֹן וִירוּשָׁלַיִם
Авторлык хокуклары статусы 🅮[d] һәм 🅮[d]
 Исраил гимны Викиҗыентыкта
Нафтали Һерц Имбер
Исраил байрагы һәм гимны тексты сурәтләнгән сигарет кабы

Гимнның кыскача тарихы үзгәртү

Аннан алдарак, 1897 елда җыр сиончылар хәрәкәтенең гимны булып киткән. Ул бөтен дөньядагы этник яһүдләрне берләштерә. Җырның “Безнең өмет” дип аталучы шигырьдәге текстын яһүдләрнең йөремсәк шагыйре һәм галиме Нафтали Һерц Имбер (гыйбричә נפתלי הרץ אימבר‎) язган, һәм ул 1886 елда матбугатта басылып чыккан. Мәктәп укытучылары ул шигырьне бераз үзгәртеп, балалар җыры иткәннәр. Рәсми гимнга шактый озын шигырьнең бер генә куплеты кергән.

Гимн көенең авторы дип Шмуэль Коэн (гыйбричә ‏שמואל כהן‏‎) санала. Ул 1886-1887 елларда ук “күңел тарткан җир”гә күчеп килүче яһүдләрнең берсе булган. Үзе шул вакытта Румыния җире дип саналган Бессарабиядә туган. Бала чакта ук музыкага сәләте булган һәм скрипкада уйнарга өйрәнгән. Ләкин соңрак ул “Һатиква”дан кала бер генә көй дә иҗат итмәгән. Автор үзе бу көйне румын-молдаван халык музыкаль мирасыннан үзләштергәнен әйтеп калдырган. Әмма хәзерге вакытта тагын берничә ил халыклары бу көйнең “автордашы” дип саналырга дәгъва белдерә. Әлбәттә, моңа охшаш көйне, бик тырышсаң, бүген инде тәмам онытылып баручы рус халык музыкасында да табарга мөмкин. Кем кемнең фольклорын иҗат иткәнне рәсми тарих түгел, бер Алла белә...

Исраилнең үзендә, бу көй чыннан да чит-ятныкы бит дип, гимнны алмаштырырга ымсынучылар да булган. Ләкин “Һатиква” барыбер күпчелекнең яклавы белән гел өстенлеккә чыгып торган. Кайбер раввиннар һәм яһүд дине тарафдарлары “Һатиква”ны, аңарда Алла һәм Тәүрат турында бер сүз дә юк бит, дип тәнкыйтьлиләр. Башкалары киресенчә, гарәпләр дә җырлый алырлык булсын дип тырышалар. Бу җөмләдән, раввин Ибраһим Исхак Кук “Иман” исемле альтернатив текст язган, үзе гыйбри телендәге “Һатиква”га каршы булмаса да.

Гимнның рәсми тексты һәм ноталары үзгәртү

Транскрипциясе Тәрҗемәсе
Kol ‘od balevav p’nimah –

Nefesh Yehudi homiyah
Ulfa’ati mizrakh kadimah
‘ayin LeTsion tsofiyah –
‘od lo avdah tikvatenu
Hatikvah bat sh’not alpayim:
Lihyot ‘am khofshi be’artzenu –
Erets Tsiyon vi’rushalayim.
Lihyot ‘am khofshi be’artzenu –
Erets Tsiyon vi’rushalayim.

Тынгысыз җаныбыз кушканга,

Хыял яши, йөрәктә ут яна,
Төбәп күзләрне гел Сионга,
Атларбыз алга, шәрыккә таба.
Сүнмәс өмет безнең күңелдә,
Ике мең ел аны сакладык,
Сион, Иерусалим илендә
Азатлыгыбызны хакладык,
Сион, Иерусалим илендә
Азатлыгыбызны хакладык.

 

Гимнның башка телләргә тәрҗемәсе үзгәртү

Инглиз телендә Алман телендә Рус телендә Фин телендә
So long as still within our breasts

The Jewish heart beats true,
So long as still towards the East,
To Zion, looks the Jew,
So long our hopes are not yet lost
Two thousand years we cherished them
To live in freedom in the land
Of Zion and Jerusalem.
To live in freedom in the land
Of Zion and Jerusalem.

Solange im Herzen darinnen

Ein jüdisches Fühlen noch taut,
Solang gegen Südost zu den Zinnen
Von Zion ein Auge noch schaut,
Solang lebt die Hoffnung auf Erden,
Die uns zwei tausend Jahre verband,
Dass wir wieder ein freies Volk werden
In Zions, Jerusalems Land,
Dass wir wieder ein freies Volk werden
In Zions, Jerusalems Land.

Пока не угаснет в сердце огонь

Нашей мятежной еврейской души,
Взор устремив свой вновь на Сион,
Будем мы на Восток идти.
Не забыть надежды нам своей,
Что две тысячи лет в себе храним,
Будем мы снова свободной семьёй
В стране, где Сион и Иерусалим,
Будем мы снова свободной семьёй
В стране, где Сион и Иерусалим.

Kun Israelin lapset yössä kyynelten

aamua kohden silmät nostavat,
ja polttavina kaipuu rinnan tuskaisen,
Siionin vuoren nähdä soisivat,
ah, taas tulta syttyy sydämiin.
Kun tää toivo mielen kirkastaa,
Daavidin pyhään kotikaupunkiin
viel että riemuin saamme vaeltaa,
Daavidin pyhään kotikaupunkiin
viel että riemuin saamme vaeltaa.

Гарәп телендә Транскрипциясе

طالما في القلب تكمن،
نفس يهودية تتوق،
وللأمام نحو الشرق،
عين تنظر إلى صهيون.

أملنا لم يضع بعد،
أمل عمره ألفا سنة،
أن نكون أمّة حرّة في أرضنا أرض صهيون و أورشليم .

Ṭālamā fī al-qalb takmun,
Nafsun yahūdiyya tatuq,
Wa-lilʾamām naḥwa aš-šarq,
ʿAynun tanẓuru ʾilá ṣahyūn.

ʾAmalunā lam yaḍaʿ baʿd,
ʾAmalun ʿumruhu ʾal-fāni sana,
ʾAn nakūn ʾummatan ḥurra fī bilādinā,
Bilādu ṣahyūn waʾūršalīm.

Искәрмәләр үзгәртү