Искәндәр Даутов
Искәндәр Даутов | |
---|---|
Туган | 2 сентябрь 1923 Исилкүл, Омск губернасы[d], РСФСР[d] |
Үлгән | 26 сентябрь 1943 (20 яшь) Брагинский район[d], Полесская область[d], Беларус Совет Социалистик Республикасы, СССР |
Күмү урыны | Неданчичи[d] |
Һөнәре | пулемётчик |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Алман-совет сугышы |
Бүләк һәм премияләре | (1944) (Ленин ордены) |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртүКызылъяр авыл хуҗалыгы техникумының ике курсын тәмамлый (1942). Кызылъяр ит комбинатында мастер булып эшли. 1942 елдан Кызыл Армия сафларында. 1943 елның маеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 58 нче гвардияче кавалерия полкы пулемётчысы (61 нче армиянең 7 нче гвардияче кавалерия корпусы 16-нчы гвардияче кавалерия дивизиясе). Брянск һәм Үзәк фронтлар гаскәрләре составында Орёл һәм Чернигов-Припәт һөҗүм операцияләрендә (икесе дә 1943) катнаша. 1943 елның 26 сентябрендә Днепр елгасын кичеп, Нивки авылы (БССР, Һомел өлкәсе Брагинск районы) янында батырлык күрсәтә: беренче булып елганы кичә; сугышта һәлак була. Кызылъяр шәһәрендә Даутов бюсты урнаштырыла. Кызылъярда 26-нчы номерлы һөнәри белем бирү укуханәссе һәм Неданчичи авылы урамы аның исемен йөртә.
Ленин ордены, мидәлләр белән бүләкләнә.
Әдәбият
үзгәртү- Батырлар китабы - Книга Героев. Казань, 2000;
- Герои Советского Союза - казахстанцы. А.-А., 1968. Кн. 1;
- Шлевко Г.М. Ради жизни на земле. Омск, 1972;
- Навечно в сердце народном. Минск, 1984;
- Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.
Сылтамалар
үзгәртү- Герой турында
- http://tatarile.org/maglumat/шәхес/даутов-искәндәр-садыйк-улы(үле сылтама)
- Указ Президиума Верховного Совета СССР «О присвоении звания Героя Советского Союза генералам, офицерскому, сержантскому и рядовому составу Красной Армии» от 15 января 1944 года // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1944. — 23 января (№ 4 (264)). — С. 1.