Иске ӘлемТатарстан Республикасының Актаныш районындагы татар авылы.

Иске Әлем
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Актаныш районы
Координатлар 55°38'тн, 54°2'кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 198 кеше
Милли состав татарлар
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423762
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Старое Алимово

Почта индексы — 423762.

Тарихы үзгәртү

Иске Әлем — Биҗады елгасы янында Кыргыз волосте (1866 елдан - Актаныш волосте) Байсар түбәсе авылы. 1795 елда биредә 88 тархан яши; 1816 елда — 99 «башкорт», 28 типтәр яши. 1834 елда 35 йортта 183 «башкорт» була. 1848 елда 207 «башкорт» һәм 42 типтәр теркәлә. 1859 елда барлык ир-атлар 167 кеше була; 1870 елда - 399 башкорт. 1902 елда барлыгы 525 кеше; 1905 елда — 620 кеше. 1912 елда — 746 «башкорт» һәм типтәрләрдән 33 элеккеге кердәш яши[1]. Кердәшләр мишәрләр һәм типтәрләр була. 1905 елда бакалея лавкасы, хуҗалык кибете, тегермән (1848 ел), 1848 елда мәчет исәпкә алына. 1812нче елгы Ватан сугышында 19нчы «башкорт» полкы составында зауряд-йөз башы, «1812 нче ел истәлегенә» көмеш медале кавалеры Зөбәир Әпсәләмов катнаша[1].

Халкы үзгәртү

1795 елда биредә 88 тархан яши; 1816 елда — 99 башкорт, 28 типтәр яши. 1834 елда 35 йортта 183 башкорт була. 1848 елда 207 башкорт һәм 42 типтәр теркәлә. 1859 елда барлык ир-атлар 167 кеше була; 1870 елда — 399 башкорт. 1902 елда барлыгы 525 кеше; 1905 елда — 620 кеше. 1912 елда — 746 башкорт һәм типтәрләрдән 33 элеккеге кердәш яши[1].

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.5 °C -11.2 °C -6 °C 3.9 °C 13.1 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4 °C -5.3 °C -10.8 °C 3.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[3]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү