Искергән сүзләр — төрле сәбәпләр аркасында (сүзнең аерым бер мәгънәсе югалу, теге яки бу төшенчәнең телдән бөтенләй югалуы) кулланылыштан төшеп калган сүзләр.

Калын язылыш== Тарихи сүзләр == Кайбер искергән сүзләрнең аерым очракларда, билгеле бер максат белән телдә кулланыла торганнары бар. Мондый сүзләрне тарихи сүзләр дип атыйлар. Алар белдергән төшенчәләрнең башка исемнәре юк, бу төшенчә үзе инде телдә кулланылмый. Мәсәлән, патша, хан, алпавыт, морза, ясак һ.б.

Тарихи сүзләр тарихи китапларда, фәнни, фәнни-популяр хезмәтләрдә, әдәби-тарихи әсәрләрдә урын ала.

Тарихи сүзләр халыкның үткәнен иҗтимагый-сәяси тормышка караган сүзләр (җария - рабыня, сарайби - придворный, пайтәхет, ханбалык - столица, карачы - высший сановник, бәк - князь) аша, хәрби лексика (йөзбашы - сотник, чирү - войско, кыны - футляр, кирмән - военный лагерь, алай - отряд), савыт-саба атамалары (чапчак - кадка, аяк - сосуд, күбәтә - ёмкость для супа, таскак - деревянная полка), кием-салым атамалары (көбә күлмәк - военная одежда из железа, очлым - головной убор, тирлек - нижнее белье, көртәй - одежда из меха) аша чагылдыралар.

Архаизмнар үзгәртү

Искергән сүзләрнең тагын бер төркеме - архаизмнар - нинди дә булса бер төшенчәнең искергән атамасы, ләкин хәзерге заманда ул кулланылмый, ә аның синонимы кулланыла.

Чыганаклар үзгәртү

Искергән сүзләр 2012 елның 17 апрель көнендә архивланган.