Кашлык
Кашлык (Искәр, Сибир), Иртеш елгасының уң яры буендагы урта гасырлар (XIV — XVI гасырлар) шәһәре (хәрәбәләре бүгенге Тубыл шәһәре янәшәсендә). XV гасыр азакларыннан Себер ханлыгы башкаласы. Иң куәтле үсеш чоры XVI гасырның беренче яртысына туры килә. 1582 елда атаман Ермак сугышчылары тарфыннан яулап алына һәм җимерелә.
Шәһәр тарихы
үзгәртүИскәр каласы монгол явына кадәр үк барлыкка килгән. Шәһәрнең территориясендә төрле кабиләләр һәм халыклар яшәгән. Элек бу җир «Кашлык» дип, шулай ук «Себер» дип аталган. XIII гасыр башына Искәр инде шактый зур җирлеккә әйләнгән.
Искәр XV гасыр ахыры- XVI гасыр башында Себер ханлыгының башкаласы булган[1].
Беренче тапкыр шәһәрне 1367 елда абыйлы-энеле Франциска һәм Доминик Пиццигани картасында телгә алалар. Искәр әлеге картада Sebur исеме астында сурәтләнгән була. 8 елдан соң шул ук исем астында Каталония атласында күрсәтелә.
1495 елда Мөхәммәт Тайбуга (Мәхмүт) үзенең дошманнарын тар-мар итеп, башкаласын Чимги-Турадан Кашлыкка күчерә.
1582 елның 26 октябрендә, Чуваш борыны янындагы сугышта Себер гаскәрләре җиңелгәннән соң, шәһәр Ермак кулында кала[2].
Искәрмәләр
үзгәртүӘдәбият
үзгәртү- Белич И. В. Мавзолеи мусульманских святых в районе Искера. // Вестник археологии, антропологии и этнографии (издание ИПОС СО РАН), 1997, № 1.
Сылтамалар
үзгәртү- Экспедиция Ермака («Вестник Омского государственного педагогического университета»)
- С. В. Рассказов Историко-географические особенности заселения и хозяйственного освоения юга Западной Сибири