Исеме кем (уен)
Исеме кем — татар халык уены, уенчыларны спорт тәҗрибәсен һәм физик үсешен тәэмин итә торган уен.
Исеме кем | |
| |
Таралышы |
татар халкы арасында |
---|---|
Килеп чыгышы |
халык |
Уенчылар саны |
2 |
Уйнаучылар яше |
чикләнмәгән |
Уйнау озынлыгы |
чикләнмәгән |
Активлык |
югары |
Уйнау тәртибе
үзгәртүИсеме кем уенын уйный башлар алдыннан уенчыларның аркаларына кеше исеме язылган кәгазъ беркетелә. Уенда ике уенчы катнаша. Уенчылар бер-берсенә язуны күрсәтмәскә тырышырга тиеш. Уен барышында уенчылар биеп йөри-йөри, кем тизрәк язуны күреп күршесенең исемен әйтә (кем тизрәк укый, кулын күтәрә). Алдан әйтүче җиңүче була.
Чыганаклар
үзгәртү- Бакиров М.Х. Татар фольклоры: Югары уку йор йортлары өчен д-лек. – Казан: Мәгариф, 2008. – 359 б.
- Сәйфулина Ф.С., Җамалиева Л.Ф. Татар халык авыз иҗаты: уку-укыту ярдәмлеге. – Казан: Отечество, 2013. – 226 б.
- Урманче Ф.И. Татар халык иҗаты. – Казан: Мәгариф. 2005. – 383 б.
Әдәбият
үзгәртү- Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. - Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.