Иршат Мөхетдинов

Иршат Мөхетдинов (6 февраль 1929 ел — 11 август 2008 ел) — совет татар эпидемиологы, Медицина фәннәре кандидаты (1966), доцент, РСФСР-ның атказанган табибы (1974), ТАССР-ның сәламәтлек саклау министры (1964-1984), Казан эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директоры (1986-1989)[1].

Иршат Мөхетдинов

Биографиясе үзгәртү

1929 елның 6 февралендә РСФСР-ның Татар АССР Казан шәһәрендә туган.

1953 елда Казан дәүләт медицина институтын тәмамлый, шуннан соң Казан эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институтының кече гыйльми хезмәткәр булып эшли башлый.

1956 елда Татар АССРның баш дәүләт санитар табибы һәм Республика санитар-эпидемиология станциясенең баш табибы итеп билгеләнә.

1964 елдан 1984 елга кадәр Мөхетдинов ТАССР-ның сәламәтлек саклау министры вазыйфасын били. Бу вазыйфада аның эшлекле һәм кешелек сыйфатлары — зур нәтиҗәлелек, мәсьәләләрне профессиональ хәл итү, бирелгән эш өчен югары җаваплылык ачыклана.

1960 елдан 1980-елларга кадәр Мөхетдинов сәламәтлек саклау учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту эшенә шактый зур өлеш кертә, мәсәлән, 1977 елда Республика балалар клиник хастаханәсе, 1982 елда Республика клиник хастаханәсе, Яр Чаллы шәһәрендә күп профильле хастаханә төзелә. Аның ярдәмендә зур авылларда — участок, район үзәкләрендә үзәк район хастаханәләре ачыла.

Министр вазыйфасыннан киткәч, 1984 елда Казан медицина институтының эпидемиология кафедрасы мөдире була (бу вазыйфада 1994 елга кадәр эшли), бер үк вакытта 1986 елдан 1989 елга кадәр Казан эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директоры була. 1994 елдан алып Казан медицина университетының эпидемиология кафедрасында эпидемиология һәм сәламәтлек саклау оешмасы мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрә.

Мөхетдинов корсак тифын, эчәк инфекцияләрен искәртү һәм эпидемиология буенча эшләр авторы.

1967-1985 елларда Татар АССР-ның Югары Советы депутаты итеп сайлана.

2008 елның 11 августында Казан шәһәрендә вафат була.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

Билгеле адреслар үзгәртү

  • Казан, Гагарин урамы, 26[2].
  • Казан, Товарищеская урамы, 21[3].

Хезмәтләре үзгәртү

  • Эчәк авыруларын искәртү. Казан, 1977.
  • Балаларны диагностикалау һәм вируслы гепатитны дәвалау. Казан, 1979.

Әдәбият үзгәртү

  • Казанский государственный медицинский институт (1804-2004 гг.): Заведующие кафедрам и профессора: Биографический словарь. Казан, 2004.

Искәрмә үзгәртү

  1. Из истории развития республиканского здравоохранения. Министры здравоохранения ТАССР в 1970—1980 годы
  2. Книга|автор=Министерство связи СССР, Казанская городская телефонная сеть|заглавие=Список абонентов Казанской городской телефонной сети|ответственный=сост. М. Даутов|год=1969|место=Казань|издательство=Дом печати (Казань)|Комбинат печати имени Камиля Якуба|страниц=534
  3. Книга|автор=Министерство связи СССР|заглавие=Список абонентов Казанской городской телефонной сети|ответственный=В. Ф. Четверик|год=1984|ответственный2=А. Н. Бурылина, М. М. Максимова|место=Казань|издательство=Издательство Татарского обкома КПСС|том=1|страниц=970|тираж=40000

Сылтамалар үзгәртү