Ирфан Джан Кахведжи (төр. İrfan Can Kahveci; 1995 елның 15 июле, Баят) — төрек футболчысы, «Фенербахче» клубы һәм Төркия җыелма командасы ярымсакчысы.

Ирфан Кахведжи
Туган телдә исем төр. İrfan Kahveci
Туган 15 июль 1995(1995-07-15)[1][2] (28 яшь)
Баят (Аяш), Аяш (Аяш), Анкара[d], Төркия
Ватандашлыгы  Төркия
Һөнәре футболчы
Җефет Gözde Kahveci[d][3]
Спорт такымы әгъзасы Генчлербирлиги[d]

 Ирфан Кахведжи Викиҗыентыкта

Клуб карьерасы үзгәртү

Ирфан Джан Кахведжи — Төркиянең «Генчлербирлиги» футбол клубы шәкерте. Беренче тапкыр ул Төркия Кубогы 2011/12 матчында төп команда составында кырга «Кайсериспор»га каршы 88 нче минутта алмашка чыга[4]. Аннары Ирфан берничә ел дәвамында түбән лигаларда «Генчлербирлиги»ның резерв командалары өчен чыгыш ясый, 2013/14 сезонын ул аренда хокукларында Өченче лигада «Хаҗеттепе» өчен үткәрә.

2014 елның 29 августында Ирфан Джан Кахведжи Суперлигада беренче тапкыр чыгыш ясый, ул «Ризеспор» белән очрашу азагында алмашка чыга[5]. Шул ук елның 9 ноябрендә ул үз командасын «Касымпаша» белән кунак уенында алга чыгарып, югары дәрәҗәдә беренче голын кертә[6]. 2015/16 Суперлигасында Кахведжи кертелгән өч туп белән билгеләп үтелә, аларның икесе шул ук «Касымпаши»га каршы ике матчта кертелгән була һәм ике очракта да матчларда җиңү китергән һәм бердәнбер гол булалар.

2017 ел башыннан Ирфан Кахведжи «Истанбул Башакшәхир» төрек Суперлигасы клубын тәкъдим итә. 2009/20 ел сезонында «Истанбул Башакшәхир» составында Төркия чемпионы була. 2020 елның 2 декабрендә Чемпионнар лигасының төркем этабы матчында «РБ Лейпциг(рус.)» клубына каршы матчта хет-трик ясый (3:4). Кахведжи Чемпионнар лигасы матчында хет-трик ясаган 4 нче Төркия футболчысы була.

2021 елдан Төркиянең «Фенербахче» клубы өчен чыгыш ясый башлый[7].

Казанышлар үзгәртү

  «Истанбул Башакшехир»
  • Төркия чемпионы: 2019/20

Статистика үзгәртү

Клуб статистикасы үзгәртү

Клуб Сезон Лига Кубок Европа Барлыгы[8][9]
Матчлар Голлар Матчлар Голлар Матчлар Голлар Матчлар Голлар
Генчлербирлиги 2011/12 0 0 1 - - - 1 0
2014/15 24 5 6 1 - - 30 6
2015/16 32 3 2 0 - - 34 3
2016/17 15 1 1 1 - - 16 2
Барлыгы 71 9 10 2 - - 81 11
Истанбул Башакшәхир
2016/17 12 1 4 0 - - 16 1
Барлыгы 12 1 4 0 - - 16 1

Җыелма команда өчен матчлар үзгәртү

Номер Дата Көндәш Исәп Голлар Ярыш
1 20 июнь 2021 ел   Швейцария 1–3 1 Футбол буенча Аурупа чемпионаты 2020

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Transfermarkt.com — 2000.
  2. FBref.com
  3. https://www.fotomac.com.tr/fenerbahce/2021/03/17/fenerbahceli-futbolcu-irfan-can-kahveci-gozde-doyran-ile-evlendi
  4. Kayserispor 0 : 3 Gençlerbirliği. mackolik.com
  5. Çaykur Rizespor 1 : 1 Gençlerbirliği. mackolik.com
  6. Kasımpaşa 2 : 2 Gençlerbirliği. mackolik.com
  7. İrfan Can Kahveci Fenerbahçemizde
  8. İrfan Can Kahveci Mackolik.
  9. İ. Kahveci Soccerway.

Сылтамалар үзгәртү