Ирина Студенцова

Ирина Студенцова (Ирина Андрей кызы Студенцова, 1 май 1933(1933-05-01), Казан, РСФСР, СССР17 декабрь 2002(2002-12-17) (69 яшь), Казан, Россия) — СССР һәм РФ фармакологы, медицина фәннәре докторы (1976), профессор (1978), ТРның атказанган фән эшлеклесе, ТР дәүләт премиясе лауреаты (1994).

Ирина Студенцова
Туган 1 май 1933(1933-05-01)
Казан, РСФСР, СССР
Үлгән 17 декабрь 2002(2002-12-17) (69 яшь)
Казан, Россия
Күмү урыны Арча зираты
Яшәгән урын Карл Маркс урамы, Казан[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан дәүләт медицина университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Казан дәүләт медицина университеты
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

Ирина Андреевна Студенцова 1933 елның 1 маенда Казанда танылган галимнәр гаиләсендә туа. Бабасы Леонид Степанович Сапожников (1878-1937)-профессор, Себер ветеринария-зоотехника институтының беренче ректоры, Казан һәм Омск ветеринария хирурглары мәктәбенә нигез салучы. Әтисе Андрей Петрович Студенцов (25.11.1903-18.12.1967) - Казан ветеринария акушерлары мәктәбенә нигез салучы. Әнисе Татьяна Леонидовна Студенцова-Сапожникова (20.07.1908-08.06.1982) - Казан ветеринария институты доценты, гистолог. И.А. Студенцова 1951 елда Казанның 15 нче хатын — кызлар гимназиясен (хәзер-18 нче мәктәп) көмеш медаль белән тәмамлый. Гомуми белем бирү мәктәбе белән беррәттән ул музыка мәктәбен дә уңышлы тәмамлый. 1952-1958 елларда Казан дәүләт медицина институтында укый. Студент елларында Ирина Андреевна КДМИның анатомия кафедрасы каршындагы фәнни түгәрәктә актив шөгыльләнә. Ул ясаган кайбер хайваннарның баш мие препаратларының чагыштырма сериясе бүген дә кафедра музеенда саклана.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

  • 1953-1958 елларда — Ирина Андреевна - студентлар фәнни җәмгыяте советы әгъзасы, 1956-1957 елларда — БДБ советы рәисе, 1978-1986 елларда - КДМИ ның фәнни җитәкчесе
  • 2010 елда Казан дәүләт медицина университеты бинасы «КДМУның И.А. Студенцова исемендәге Студентлар фәнни җәмгыяте»дигән исем алды.
  • 1958-1998 елларда Казан медицина институтының фармакология кафедрасында эшли, анда өлкән лаборант, ассистент, доцент һәм профессор булып хезмәт итә.
  • 1963 елда КДМУның фармакология кафедрасында и.А. Студенцова фосфорорганик эпоксидларның антибластом һәм токсик үзенчәлекләрен тикшерүгә керешә.
  • 1967 елда «Антибластомное и токсическое действие некоторых фосфорорганических эпоксидов в эксперименте» темасына кандидатлык диссертациясен яклый. (Фәнни җитәкчеләре профессор Н.В.Лазарев (Ленинград) һәм доцент Т.В.Распопова).
  • 60 нчы елларда РФА Казан фәнни үзәгенең А. Е. Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институтында академик Б. А. Арбузовның укучысы һәм хезмәткәре А.О. Визель белән бергә күп эшли. Алар бергәләп яңа фосфорорганик кушылмаларның (ФОС) биологик үзенчәлекләрен синтезлау һәм тикшерү буенча комплекслы эшләр башкаралар.
  • 1975 елда «Экспериментальное обоснование внедрения малотоксичных неантихолинэстеразных фосфорорганических соединений в клиническую практику» дигән темага докторлык диссертациясен яклый. (Фәнни консультантлары: профессор В.А. Чернов (Мәскәү) һәм И.В. Заиконникова (Казан).
  • 1980 елда Ирина Андреевна "Летопись" тикшеренү төркеменең оештыручысы һәм беренче җитәкчесе була.

Гаиләсе үзгәртү

1956 елның августында Ирина Андреевна РФА Казан фәнни үзәге А.Е. Арбузов исемендәге органик һәм физик химия институты химигы, хезмәткәре Андрей Оскарович Визельгә кияүгә чыга. Улы Визель Александр Андреевич (24.07.1957, Казан) - профессор, Казан дәүләт медицина университетының фтизиопульмонология кафедрасы мөдире.

Укучылары үзгәртү

  • Царегородцев А. Д. Гараев Р. С.
  • Булатов В. П.
  • Собчук Л. И.
  • Гатауллин И. А.
  • Аляветдинов Р. И.
  • Зиганшин А. У.
  • Садекова Я. Х.
  • Гилязиев М. Г.
  • Анчикова Л. И.
  • Зиганшина Л. Е.
  • Мороков В.С
  • Поздняк А. О.
  • Булатов С. А.
  • Фазылов В. Х.
  • Исмагилов В. Ш.
  • Малышев В. Г.
  • Хафизьянова Р. Х.
  • Красножен В. Н.
  • Горожанин А. В.
  • Гилев А. В.
  • Акберова С. А.
  • Зиганшина Л. Е.
  • Данилов В. И.
  • Куршакова Л. Н.
  • Семенов В. В.
  • Киньябулатов А. У.
  • Егорова С. Н.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

  • ТР атказанган фән эшлеклесе
  • Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты (1994 г.)
  • СССР ВДНХсының бронза медале
  • ВЛКСМ ҮК грамотасы
  • «Хезмәт ветераны» медале
  • «Россия табигатен саклаган өчен» билгесе

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү