Иргәел — татар, башкорт әкиятләрендәге традицион кире персонаж, кәрлә (үзе бер карыш, сакалы мең карыш) рәвешендә сурәтләнелә.

Нигездә "Өч патшалык", "Акъял батыр", "Исмай", "Аюголак" кебек баһадирлар турындагы әкиятләрдә очрый.

Иргәел таш белән чишмәләрне күмә, кызларны тоткынлыкта тота, корбанын колагынан элеп куя.

Иргәел мәкерлегенән һәм явызлыгыннан кешеләрне герой-баһадир коткара.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Башҡорт халыҡ ижады. 1-16 томдар
  • Батырҙар тураһында әкиәттәр. Өфө, Башҡортостан китап нәшриәте1992 й.

Чыганаклар үзгәртү