Әхәтова Ираида Әбүбәкер кызы (10 гыйнвар 1946 ел) — ССРБ һәм Россия галим-зооинженеры, югары мәктәп укытучысы. Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (2012), авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (1994), профессор (1995). Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1998). Борай районының мактаулы гражданы.

Ираида Әхәтова
Туган 10 гыйнвар 1946(1946-01-10) (78 яшь)
Мулла авыл, Азяковский сельсовет[d], Борай районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт аграр университеты
Һөнәре зооинженер, университет профессоры
Эш бирүче Башкорт дәүләт аграр университеты
Гыйльми исем: профессор[d]

Биографиясе үзгәртү

Ираида Әбүбәкер кызы Әхәтова[1] 1946 елның 10 гыйнварында Башкорт АССР-ның Борай районы Мулла дигән татар авылында туа. 1964-1977 елларда медицина учреждениеләрендә һәм СССР Фәннәр академиясе Башкортстан филиалының гельминтолог лабораториясендә фельдшер булып эшли.

1977 елда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын белем ала, шуннан 1977-1995 елларда Башкортстан терлекчелек һәм азык җитештерү гыйльми-тикшеренү институтының елкычылык лабораториясендә тикшеренүче булып эшли. 1995-1999 елларда — Россия Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе Башкортстан фәнни үзәгенең гыйльми секретаре; 1999-2004 елларда — Башкорт дәүләт аграр университетының авыл хуҗалыгы малларын үрчетү кафедрасы мөдире. 2005 елдан — шушы ук университетның ветеринария-санитария экспертизасы кафедрасы профессоры.

«Башкорт токымлы атларның сөт бирүчәнлеген арттыруның селекцион-генетик нигезләре» дигән темага кандидатлык (1987) һәм докторлык (1994) диссертациясе яклый. 2006-2016 елларда Башкортстан Фәннәр академиясе биология һәм авыл хуҗалыгы фәннәре бүлекчәсенең гыйльми секретаре булып эшли. 2012 елдан Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы.

Атчылыкта өч селекция казанышы авторы.

Хезмәтләре үзгәртү

  • Әхәтова Ираида Әбүбәкер кызы — 270 гыйльми һәм методик хезмәт, шул исәптән 12 монография, малчылыкта өч селекция казанышына авторлык танытмасы, Россия Федерациясендә уйлап табуга 1 патент автордашы.
  • И. Ахатова «Разведение сельскохозяйственные животных» Уфа, 2003.
  • Ахатова И. А. «Молочное коневодство: пламенная работа, технологии производства и переработки кобылье молока» Рос. акад. с.-х. наук [и др.] Уфа; Гилем, 2004, — 323 с., ил., табл.; 20 см

Мактаулы исемнәре үзгәртү

  • ССРБ Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең ике көмеш медале иясе
  • Күкрәккә такмады «ССРБ уйлап табучысы» билгесе иясе
  • Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайты, Россия Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе, Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе мактау грамоталары иясе
  • II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орден медале иясе.
  • Борай районының мактаулы гражданы[2].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Әхәтова Ираида Әбүбәкер ҡыҙы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. (Тикшерелгән 3 февраль 2021)