Иосиф Старик (10 [23] марта 1902, Сарытау — 27 март 1964, Ленинград) — күренекле совет радиохимигы, Россия радиохимия мәктәбе вәкиле.СССР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты (1946), өч тапкыр Сталин премиясе лауреаты 1949, 1951, 1953).

Иосиф Старик
Туган 10 (23) март 1902
Сарытау, Россия империясе[1]
Үлгән 27 март 1964(1964-03-27)[1] (62 яшь)
Санкт-Петербург, РСФСР, СССР[1]
Күмү урыны Серафимовски зираты[d]
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре химик
Эш бирүче Санкт-Петербург дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: химия фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Биографиясе үзгәртү

1924 елда Мәскәү дәүләт университетының физика-математика факультетының химия бүлеген тәмамлый. Ленинградта Радий институтында эшли, Ленинград дәүләт университетында укыта. Семипалатинск полигонында ядро коралын сынауда катнаша.

Физика, сорбцион процессларның физика-химиясе, эретмәләрдә, газларда һәм каты җисемнәрдә нык сыекланган хәлдәге радионуклид торышы формаларын билгеләү ысуллары турында хәзерге заман күзаллауларын гомумиләштергән «Радиохимия нигезләре» дип исемләнгән (Radiochemistry of Fundamentals) беренче фундаменталь хезмәт авторы. Тау токымнарының яшен билгеләүнең радиоаналитик ысулы, ядро реакторы химиясе, плутоний химиясе буенча хезмәтләр авторы.

X Менделеев укулары катнашчысы

Серафимовка зыяратында җирләнгән[2] (14 уч.).

Гыйльми хезмәтләре үзгәртү

  • Старик И. Е. К вопросу о коллоидных свойствах полония// Труды Государственного Радиевого института. Ленинград. НХТИ, 1930, к.1, с.29-75; 1933, к.2, с.91-103;
  • Старик И. Е. Радиоактивные методы определения геологического времени. Ленинград — Москва. Гл. ред. химич. лит. 1938. 176 с.
  • Старик И. Е. Основы радиохимии. Москва — Ленинград. АН СССР.1959. 460 с.; 2-е изд. Москва — Ленинград. Наука. 1969. 647 с.; переводы на инг., немец. и япон. языки, издана в США под неточным названием: Starik I.E. Principles of readiochemistry. LLNL.1985. Monthly Catalog of United States Government Publications, entry No.8050).
  • Старик И. Е. Ядерная геохронология. Москва — Ленинград, АН СССР, 1961. 630с.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

- Өч Ленин ордены (29.10.1949; 1951; 1953)

- Ике Кызыл Байрак Хезмәт ордены (10.06.1945; 21.03.1947)

- «Хөрмәт Билгесе» ордены (1962)

- медальләр

- Сталин премиясе (1949, икенче дәрәҗә — 817-нче комбинатта плутонийны химик аерып алу технологик процессын эшләү белән җитәкчелек иткән өчен; 1951, 1953)

- В. Г. Хлопин исемендәге премия, «Основы радиохимии» монографиясе өчен, 1959 ел.

Шулай ук карагыз үзгәртү

  • Химики МГУ

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү