Дядькин Иосиф Гецелевич (24 ноябрь 1928, Белая Церковь — 8 март 2015, Тверь) — ССРБ һәм Россия геофизигы һәм физик, диссидент һәм ССРБ-да Һәм ССРБ дан соңгы Россиядә хокук яклау хәрәкәте катнашучысы, Мәскәү Хельсинки группасы әгъзасы, җәмәгать эшмәкәре.

Сурәт
Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
Туу датасы 24 ноябрь 1928(1928-11-24)[1]
Туу урыны Била-Серква, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Үлем датасы 8 март 2015(2015-03-08)[2] (86 яшь)
Үлем урыны Тверь, Россия
Һөнәр төре математик, автор
Эшчәнлек өлкәсе математика
Эш урыны Башкорт дәүләт университеты
Әлма-матер Санкт-Петербург политехник университеты
Академик дәрәҗә физика-математика фәннәре кандидаты[d]
Нинди вики-проектка керә Проект:Математика[d]

Биографиясе үзгәртү

Иртә еллары. Һөнәри үсеше үзгәртү

Иосиф Гецелевич Дядькин 1928 елда Киев өлкәсенең Белая Церковь шәһәрендә провизор гаиләсендә туган. 1930 елда гаиләсе белән Винницага күченә, моннан ул әнисе белән 1941 елда Кронштадтка күченә, монда аның ётисе флот госпиталенең даруханә начальнигы булып хезмәт итә. Бөек Ватан сугышының башында нисе белән Воткинск шәһәренә (Удмуртиянең АССР ы) эвакуацияләнә. Эвакуациядән гаилә кабаттан Кронштадтка әйләнеп кайта (1944), шунда ул урта мәктәпне тәмамлый (1946). 1952 елда Ленинград политехник институтын тәмамлый[3][4].

Институтны тәмамлаганнан соң 22 ел Башкортстанның җитештерү һәм геофизик эзләнү оешмасында эшли[3][4].

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

ССРБ-да радиоактив каротаж үсешендә катнаша. Физика-математика фәннәре кандидаты (1961). 1964-1973 елларда Башкорт дәүләт университетының эксперименталь һәм теоретик физика кафедрасы доценты була[5]. 1974 елдан алып 1996 елга кадәр — Тверь шәһәрендә геология эзләнү скважиналарының геофизика фәнни-тикшеренү институтында радиоактив каротаж теориясе лабораториясе мөдире булып эшли. Ватан һәм халыкара фәнни журналларда 80-гә якын гыйльми эш, шул исәптән геофизика разведкасында үзәк физика куллану турында ике монография бастырып чыгара[6].

1959 елда Золотов Алексей белән бергә Тунгус метеориты феноменын тикшерү буенча экспедицияләрдә катнаша[7].

Хокук саклау эшчәнлеге үзгәртү

1976 елда «Статисты» эзләнү эшен яза, анда ССРБ халкы исәбен алуның ачык демографик күрсәткечләрен математик статистиканың кискен ысулларын кулланып анализлый. Бу анализ нәтиҗәсендә ССРБ-да халык югалтулары турында совет власы яшергән сыгымталарны ясый. Иосиф Дядькин исәпләвенчә, 1928 елдан 1941 елга кадәр ССРБ-да репрессияләрнең бөтен төреннән һәм ачлыклардан 10 миллионнан алып 15 миллионга кадәр кеше һәлак була. Ә 1941 елдан 1949 елга кадәр (ягъни сугыш һәм сугыштан соңгы 4 ел эчендә) — 30 миллион кеше. Бу брошюра самиздатта актив тарала, ә аннары АКШ-та басылып чыга.[8].

Хокук саклау эшчәнлеге белән шөгыльләнә, Сәяси тоткыннарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү фонды эшендә катнаша[6].

1980 елда «совет дәүләте һәм җәмгыяте төзелешен бозучы ялган уйлап чыгаруларда» гаепләнә һәм кулга алына (РСФСР ҖК 190.1 ст.) һәм 3 елга лагерьга хөкем ителә. Александр Исаевич Солженицынның Дядькинны яклау буенча белдерүендә болай диелә:

28 апрельда [1980] ССРБ-да Калинин шәһәрендә (Тверь), геофизик Дядькин Иосиф кулга алына. Яңарак үзенең самиздатында ул 1956 елдан 1929 елга кадәр ССРБ-да табигый булмаган үлем буенча — коммунислар власы җентекләп яшергән статистик демографик басалалар китерә. Аларны ачыклауны ынтылыу өчен ул җавап бирәчәк. Аның фәнни эше төрле сәяси аспектлардан мәхрүм[9][10].

1983 елда азат ителә. 1989 елда Сергей Ковалев инициативасы буенча торгызылган Мәскәү Хельсинки төркеменә кертелә. 1994 елдан 1999 елга кадәр Тверь «Мемориал» тарихи-агарту һәм хокук саклау җәмгыяте рәистәше. 1998-1999 елларда — Тверь өлкәсе губернаторы янында кеше хокуклары буенча комиссиянең рәистәше[11].

Китаплары үзгәртү

Рус телендә
  • Дядькин И. Г. Методы Монте-Карло в физике; Методы Монте-Карло в квантовой механике // Методы Монте-Карло в физике и геофизике. — Уфа: Башкирский Государственный университет, 1973. — 322 с.
  • Дядькин И. Г. гл. 1—7 // Ядерная геофизика при исследовании нефтяных месторождений. — М.: Недра, 1978. — 359 с.
Инглиз телендә

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://mhg.ru/dyadkin-iosif-gecelevich-1928-2015
  2. https://www.karavantver.ru/iosif-dyadkin-chelovek-tochnogo-znaniya/
  3. 3,0 3,1 Дядькин Иосиф Гецелевич. «Воспоминания о ГУЛАГе и их авторы». Сахаровский центр. 2016-12-04 тикшерелгән.
  4. 4,0 4,1 В Твери скончался российский правозащитник Иосиф Дядькин. Радио «Свобода». 2016-12-04 тикшерелгән.
  5. Кафедра геофоизики Башкирского университета
  6. 6,0 6,1 Памяти Иосифа Дядькина. Мемориал. әлеге чыганактан 2015-04-10 архивланды. 2016-12-04 тикшерелгән. Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган <ref> исемле тамга: «Мемориал» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән
  7. Золотов А. {{{башлык}}} // Ленинец : газета. — В. 19 мая.
  8. Dyadkin, 1983
  9. Солженицын А. И. {{{башлык}}} // Солженицын А. И. Публицистика : в 3 т. — Верх.-Волж. кн. изд-во. — Т. 2: Общественные заявления, письма, интервью. — С. 540. Архивировано из первоисточника 20 декабрь 2016.
  10. Солженицын А. {{{башлык}}} // Новый мир.
  11. Умер правозащитник и диссидент Иосиф Дядькин. Грани.Ру (9 марта 2015).Дата обращения: 6 декабря 2016.

Сылтамалар үзгәртү

  • Интервью с Иосифом Дядькиным. 3 декабрь 2016 тикшерелгән.