Иоганн Генрих Тишбейн (Олысы)
Иоганн Генрих Тишбейн (Тишбайн) Олысы (немец телендә: Johann Heinrich Tischbein der Ältere), кушаматы Кассельле (Kasseler Tischbein); 1722 елның 3 октябре, Хайна — 1789 елның 22 августы, Кассель) — немец (Гессен) живописецы, портретист. Дүрт буынны керткән зур мирас рәссамнары гаиләсе әгъзасы[13][14]. Кассельда сәнгать Академиясенең учреждать итүчеләрнең берсе, Академиядә живопись өйрәткән һәм Германиядә иртә классицизм вәкилләренең берсе булган. Тишбейн Олысы Гессен-Кассель ландграфларының сарай яны рәссамы булган, күбесенчә портретлар, әмма шулай ук пейзажлар, тарихи һәм мифологик сюжетларга картиналар ясаган. Барысы ул ясаган өч йөзләгән картина санала. Ул аеруча хатын-кыз портретлары өчен ат казанган.
Тәрҗемәи хәле
үзгәртүКиләсе рәссам ипи пешерүче Иоганн Генрих Тишбейн (1682—1764) һәм Сюзанна Маргарета Хинзинг гаиләсендә туган, аларның сигез баланың бишесе рәссам булып киткән. Живописьне 1736—1741 елларда Кассельдә обой рәсемнәре ясаучы Циммерманнан һәм Иоганн Георг фон Фрезедан өйрәнгән. Шуннан соң кече герман дәүләтләре сарай яннарында эшләгән. 1743 елда граф Генрих Фридрих фон Штадионның (1691—1768) финанс яклавына ирешкән һәм Парижга киткән, Шарль Андре Ван Лоо остаханәсендә өйрәнгән. 1749 елда Тишбейн бертуганы Иоганн Антон белән Италиягә, Венециягә Джованни Баттиста Пьяцеттега сәфәр кыла, 1750—1751 елларда Римда булган.
1753 елда Тишбейн Кассель ландграфы Вильгельм VIII-нең сарай яны рәссамы булган. Шул ук вакытта Вильгельмстальдә ландграфның җәйге сарае өстендә эш башланган, Тишбейн анда “Гүзәллек галереясе”н (Schönheitsgalerie) кертеп гомумән 66 картина ясаган[15].
Гессен территориясен 1756-1762 елларда французлар оккупацияләгәндә рәссам илдән эмиграцияләгән һәм еш бер урыннан икенче урынга күчкән. 1762 елдан бирле ул Кассельдә Collegium Carolinum академиясенең профессоры. Күп вакытны үзенең дусты һәм үткәндә яклаучысы граф Г. Ф. фон Штадионның Вартгаузен шваб утарында уздырган.
Вакытлыча Гамбургта торучы шагыйрь Фридрих Готлиб Клопшток һәм аның иртуганы белән дуслыкка күрә ул Ганза шәһәре интеллектуаль даирәләре белән тыгыз бәйләнештә булган. Энесе Иоганн Фридрих Август кебек үк ул “Таҗ кигән арслан” (gekrönten Löwen) Кассель масон ложасы әгъзаларына кабул ителгән булган. 1756 елның 31 октябрендә Тишбейн канцелярия сәркатибе кызы Мари Софи Роберга өйләнгән булган, ә аның 1759 елда үлеменнән соң – аның сеңлесе Анна Мари Пернетта икенче никахта, сеңлесе шуннан соң киләсе елны үлгән.
1775 елда унсигез яшьлек графиня Огюст Ройсс цу Эберсдорф аның иң мәшһүр картинасы “Артемизия” [2] (72 × 95 см, киндер тукыма, май) өчен модель булган; ул үз заманының иң матур хатыннарның берсе булып саналган.
Тишбейн тарафыннан 1775 елда мифологик сюжетка ясалган “Артемизия” картинасында рәссам үз вакытының иң матур хатыннарының берсе, 18 яшьлек
графиня Августа-Каролина Рёйсс фон Эберсдорфны сурәтләгән.
Галерея
үзгәртү-
Ахиллес Агамемнон белән бәхәсләшә. 1776. Киндер тукыма, май. Кунстхалле, Гамбург
-
Европаны урлау. 1750-нче еллар. Киндер тукыма, май. Шәхси туплама
-
Тугыз муза. Мельпомена (Фаҗига). 1771. Киндер тукыма, май. Гессен җире музее, Кассель
-
Дидона һәм Эней. Киндер тукыма, май. Герцог музее, Гота
-
Электра Агамемнон каберендә бертуганы Орестны таный. 1776. Киндер тукыма, май. Кунстхалле, Карлсруэ
-
Артемизия Мавсол өстендә елый ( Августа-Каролина Рёйсс фон Эберсдорф портреты). 1775. Киндер тукыма, май. Шәхси туплама
-
Ландграф Фредерик II Гессен-Кассельле портреты. Киндер тукыма, май. Нәфис сәнгать музее, Гавана, Куба
-
Мария Гессен-Кассельле, Бөекбритания принцессасы. Як. 1752. Киндер тукыма, май. Шәхси туплама
-
Кассельдә ландграф Фридрих II-гә һәйкәл ачу. 1783. Киндер тукыма, май. Гессен җире музее, Кассель
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ artist list of the National Museum of Sweden — 2016.
- ↑ artist list of the National Museum of Sweden — 2016.
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 http://altemeister.museum-kassel.de/0/34135/0/147/0/0/0/beteiligte.html
- ↑ 4,0 4,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
- ↑ 5,0 5,1 Johann Heinrich (I) Tischbein
- ↑ 6,0 6,1 Benezit Dictionary of Artists — OUP, 2006. — ISBN 978-0-19-977378-7
- ↑ 7,0 7,1 Deutsche Nationalbibliothek Record #118758349 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
- ↑ 8,0 8,1 8,2 8,3 https://www.britishmuseum.org/collection/term/BIOG48585
- ↑ 9,0 9,1 Union List of Artist Names — 2018.
- ↑ https://www.dorotheum.com/auktionen/aktuelle-auktionen/kataloge/list-lots-detail/auktion/11686-alte-meister/lotID/97/lot/2029418-ludwig-philipp-strack.html
- ↑ Вейчъ // Энциклопедический лексикон — СПб: 1837.
- ↑ 12,0 12,1 https://www.npg.org.uk/collections/search/person/mp63467/johann-heinrich-tischbein-the-elder?role=art
- ↑ Neues allgemeines Künstler-Lexicon; oder Nachrichten von dem Leben und den Werken der Maler, Bildhauer, Baumeister, Kupferstecher etc. Bearb. von Dr. G. K. Nagler. — München: E.A. Fleischmann, 1835—1852
- ↑ Власов В. Г. Тишбайн // Стили в искусстве. В 3-х т. — СПб.: Кольна. — Т. 3. — Словарь имён, 1997. — С. 372—373. — ISBN 5-88737-010-6
- ↑ Fröhlich F. Wo Ungestört Der Lenz Regiert, Schloss Wilhelmsthal bei Calden. Hrsg. Museumslandschaft Hessen Kassel und Michael Eissenhauer. — Monografische Reihe, Band 21. Kassel, 2007. ISBN 978-3-422-02144-0
Әдәбият
үзгәртү- Власов В. Г. Тишбайн // Стили в искусстве : Архитектура, графика. Декоративно-прикладное искусство. Живопись, скульптура : словарь : в 3 т. / В. Г. Власов. — СПб. : Кольна, 1997. — Т. 3 : Словарь имён : М—Я. — С. 372. — 655 с. : ил.. — ISBN 5-88737-010-6. — Калып:OCLC.
- Камчатова А. В., Котломанов А. О., Кроллау Н. Е. Германия. Англия. XV–XIX века : биографический словарь / А. В. Камчатова, А. О. Котломанов, Н. Е. Кроллау. — СПб. : Азбука-Классика, 2008. — С. 170, 173, 175. — 480 с. : ил., цв. ил.. — (Художники Западной Европы). — ISBN 978-5-91181-907-1. — Калып:OCLC.