Ингрид Кремер-Гульбин (алман. Ingrid Krämer-Gulbin, беренче никахта Энгель-Кремер, алман. Engel-Krämer); 29 июль 1943) — суга сикерү буенча немец спортчысы, өч тапкыр олимпия чемпионы, 1962 елда ике тапкыр Европа чемпионы[3][4][5].

Ингрид Кремер
Туган 29 июль 1943(1943-07-29)[1] (80 яшь)
Дрезден, Өченче рейх[2]
Ватандашлыгы  Алмания
 Демократик Алмания Җөмһүрияте
Һөнәре прыгун в воду, йөзүче
Җефет Hein Engel[d]
Спорт такымы әгъзасы SC Einheit Dresden[d]

 Ингрид Кремер Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

 
Кремер 1960 елда җәйге Олимпия уеннарында

Ингрид Кремер 1943 елда Дрезденда туган. 1955 елда суга сикерү белән шөгыльләнә башлый[6]. 1960 елда Римда Җәйге олимпия уеннарында Кремер өч метрлык трамплиннан һәм ун метрлы вышкадан суга сикерү буенча берләшкән Алмания командасы вәкиле буларак җиңү яулый. Үзенең казанышын 1962 елда су спорт төрләре буенча Европа чемпионатында кабатлый.

1964 елгы Җәйге олимпия уеннарында Токиода Энгель-Кремер өч метрлы трамплиннан сикерүдә янә җиңүче була, шулай ук ун метрлык вышкадан сикерүдә Америка спортчысы Лесли Буштан калып, көмеш медаль яулый. Шулай ук 1968 елда Җәйге олимпия уеннарында катнаша. Ул Олимпия уеннары тарихында Пэт Мак-Ковриктан кала икенче иң титуллы суга сикерүчеләрдән санала[7].

Ингрид Кремер ике тапкыр кияүдә була. 1963 елда ул авыр атлет Хайн Энгельгә чыга. 1965 елда аерылышканга кадәр ул Энгель-Кремер фамилиясен йөртә. Аерылышканнан соң өч ай үткәч ул Гельмут Гульбинга кияүгә чыга.

Спорт карьерасы тәмамлангач, Ингрид Гульбин ГДР-да суга сикерү буенча тренер булып эшли. Ул халыкара ярышларның берничә медалбчене тәрбияли, шул исәптән 1980 елгы Олимпия чемпионкасы Мартина Ешкан әзерли. Алмания берләшкәннән соң Гульбин эшен югалта һәм банк хезмәткәре булып эшли[6].

1960, 1962, 1963 һәм 1964 елларда Кремер ГДР-ның ел спортчысы титулына лаек була[6]. 1960 елда аны Ел спортчысы дип ФРГ-да таныйлар. Шулай итеп ул Алманияның ике өлешендә дә бу наградага лаек булган бердәнбер спортчы була[8]. 1960 һәм 1962 елларда ул ГДР-ның «Ватан алдындагы казанышлары өчен» көмеш ордены, ә 1964 елда — «Ватан алдындагы казанышлары өчен» алтын ордены белән бүләкләнә. 1975 елда Ингрид Кремер йөзү буенча дөнья Дан Залына[7] кертелә. 2011 елда аны немец спортының Дан Залына кертелә[9].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. filmportal.de — 2005.
  2. 2,0 2,1 Deutsche Nationalbibliothek Record #118684779 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  3. Ingrid Gulbin-Engel-Krämer (en). SportsReference. әлеге чыганактан 2013-02-01 архивланды. 2021-05-01 тикшерелгән.
  4. INGRID KRAMER (GDR)(англ.). International Swimming Hall of Fame.
  5. Krämer, Ingrid (нем.). Wer war wer in der DDR?
  6. 6,0 6,1 6,2 Krämer, Ingrid (de). Wer war wer in der DDR?.
  7. 7,0 7,1 INGRID KRAMER (GDR) (en). International Swimming Hall of Fame.
  8. Ingrid Gulbin-Engel-Krämer (en). SportsReference. әлеге чыганактан 2013-02-01 архивланды. 2021-05-01 тикшерелгән.
  9. Die goldene Wasserspringerin (de). Hall of Fame des deutschen Sports.