Инга Гвоздикова (16 август 1937 ел) — тарихчы галим, 1971-2013 елларда Россия Фәннәр Академиясе Уфа фәнни үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтының олуг гыйльми хезмәткәре. Тарих фәннәре кандидаты (1982). Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1998), Салават Юлаев ордены кавалеры (2000).

Инга Гвоздикова
Туган 16 август 1937(1937-08-16) (86 яшь)
Краснодар, Азак-Кара диңгез крае[d], РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре тарихчы
Эш бирүче РФА УФҮ Тарих, тел һәм әдәбият иниституты
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре кандидаты[d]

Биографиясе үзгәртү

Гвоздикова Инга Михайловна 1937 елның 16 августында Краснодар шәһәрендә туа. 1959 елда Мәскәү дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлагач, Башкорт АССР үзәк дәүләт архивының бүлек мөдире булып эшли башлый. 1971 елдан ул РФА Уфа фәнни үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбияты институтында хезмәт куя. 1988 елдан институтның өлкән фәнни хезмәткәре. Кандидатлык диссертациясен уңышлы яклый.

1973 елдан ул РФА Археология комиссиясенең Көньяк-Урал бүлегенең гыйльми секретаре булып тора. Нигездә, аның тикшеренүләре Башкортстанның 18 нче гасырның икенче яртысы-19 нчы гасырның беренче яртысы социаль-икътисади үсешенә багышланган.

1773-1775 елларда крестьян сугышы, Оренбург һәм Урал казак гаскәрләре тарихын, Салават Юлаев тормышы һәм эшчәнлеге, археография проблемаларын тирәнтен өйрәнә. Ул берничә монография, йөздән артык туган якны өйрәнү һәм фәнни мәкаләләр авторы.

Инга Гвоздикова 20 дән артык коллектив монография, мәкаләләр һәм документлар җыентыклары төзүдә катнашкан.

1996 елда «Башкортстан тарихы борынгы заманнардан алып XIX гасырның 60 нчы елларына кадәр» дигән коллектив монографиясе дөнья күрә, анда Инга Гвоздикова җаваплы мөхәррир урынбасары һәм берничә бүлек авторы була. 1999 елда «Китап» нәшрияты аның «Е.И.Пугачев җитәкчелегендәге Крестьян сугышы елларында Башкортстан» монографиясен бастыра.

2004 елда милли геройның 250 еллык юбилее уңаеннан баш мөхәррир урынбасары һәм төзүче Инга Михайловнаның актив катнашуы белән Салават Юлаев турында шәхси энциклопедия нәшер ителә.

Библиография үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү