Илшат Таҗетдинов

 

Илшат Таҗетдинов
Туган 20 май 1969(1969-05-20) (54 яшь)
Баймак районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкортстан Республикаcы Башлыгы каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясе

Таҗетдинов Илшат Азамат улы (20 май 1969 ел) — галим-икътисадчы, дәүләт һәм югары мәктәп эшлеклесе. 2018 елның октябреннән Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының урынбасары — Башкортстан Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы[1]. Икътисад фәннәре докторы, доцент. Башкортстан Республикасының атказанган икътисадчысы. «Башкортстан Республикасында күрсәткән хезмәтләре өчен» ордены кавалеры (2019).

Биографиясе үзгәртү

Илшат Азамат улы Таҗетдинов 1969 елның 20 маенда Баймак районы 2нче Эткол авылында туган. Туган авылында сигез классны тәмамлаганнан соң, Уфадагы Рәми Гарипов исемендәге интернат-мәктәбендә белем ала[2].

1987-1989 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә.

Башкорт дәүләт университетының математика һәм икътисад факультетларын, Башкортстан Президенты каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясен тәмамлый[2].

Илшат Азамат улы Таҗетдинов — икътисад фәннәре докторы[3], доцент, бюджет федерализмына багышланган хезмәтләр һәм мәкаләләр авторы[2].

Башкортстан Республикасының I класслы дәүләт киңәшчесе[2].

Хезмәт юлы

1993-1994 елларда — Башкорт дәүләт университетының икътисад факультеты, стажер-тикшеренүче;

1994-1997 елларда — Башкорт дәүләт университеты, аспирант;

1997-1998 елларда — Башкортстан Президенты каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясенең фәнни-тикшеренү һәм мәгълүмати-аналитик үзәге, гыйльми хезмәткәр;

1998-2000 елларда — Башкортстан Президенты хакимиятенең Баш мәгълүмат-аналитик идарәсенең икътисад үсеше бүлеге, баш белгеч;

2001 елда — Башкортстан Республикасының Финанс министрлыгында социаль сфераны һәм фәнне финанслау бүлеге, бүлек начальнигы урынбасары ;

2001-2004 елларда — Башкортстан Республикасының Финанс министрлыгында мәгарифне, фәнне һәм мәдәниятне финанслау бүлеге, бүлек начальнигы ;

2004-2008 елларда — Башкортстан Президенты Хакимияте, Икътисад үсеше һәм социаль сәясәте идарәсе, идарә начальнигы;

2008-2010 елларда — Башкортстан буенча Федераль казначействосының идарәсе, Идарә начальнигы урынбасары;

2010 елда — Башкорт дәүләт университеты, икътисад һәм акча буенча беренче проректор[3].

2010 — хәзерге вакытка кадәр Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының урынбасары — Башкортстан Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • «Башкортстан Республикасында күрсәткән хезмәтләре өчен» ордены кавалеры (2019)[4].
  • Башкортстан Республикасының атказанган икътисадчысы[5].

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү