Иларион Федорович Косенко (19 август 1888, Еньков — 10 октябрь 1950, Париж) — украин дәүләт эшмәкәре, Украина Халык Республикасының (УХР) почта һәм телеграфлар министры[1], журналист. Шулай ук, Францияда эмиграциядә яшәгән украин вакытында җәмәгать эшмәкәре.

Җенес ир-ат
Ватандашлык  Россия империясе
Туу датасы 19 август 1888(1888-08-19)
Туу урыны Зинкив[d], Зеньковский уезд[d], Палтау губернасы, Россия империясе
Үлем датасы 10 октябрь 1950(1950-10-10) (62 яшь)
Үлем урыны Париж
Һөнәр төре журналист
Әлма-матер Санкт-Петербург политехник институты[d]

Биографиясе үзгәртү

Петроград политехник университетынды югары белем ала, инженер. Институтны тәмамлагач, Украинага[1] кайта.

Киев почта-телеграф округында начальник булып эшли. Хөкүмәт ағзалары комитеты каршындагы Матбугат һәм пропаганда министрлыгыннан УХР-ның Подпольеда тулы хокуклы вәкиле. Каменец-Подольскида көн саен чыга торган «Безнең юл» гәзите мөхәррире булып эшли.

1920 елның маеннан алып УХР-ның почта һәм телеграф министры булып эшли.

1920 ел ахырында гаиләсе белән Францияга күчеп китә. Парижда эмиграция вакытында актив җәмәгать эшчәнлеген алып бара, атналык «Триз» (1925-1940 ел)[2] гәзитен мөхәррирли. 1926 елда Францияда украиннарга ярдәм инициатива группасы составына керә.

1927 елда редакциядан «Триз» китапханә советы составы оеша. Советка Прокопович Вячеслав (рәис), Косенко Иларион, Александр Удовиченко, Иван Груничев керәләр. «С. Петлюра исемендәге украин китапхасе»нең директория советында рәис сыйфатында була, немец оккупациясе вакытында да китапханә бинасын карап-саклап тора.

1929 елдан — Украина эмигрант оешмаларының генераль советы рәисе урынбасары, 1930нчы елларда — Украина эмиграция советының генераль секретаре, Украинада ачыгучыларга булышу комитеты рәисе урынбасары, Кавказ, Төркестан һәм Украина халыклары дуслыгы комитеты, системалы рәвештә бюллетеньнәрне, мәкаләләрне, брошюраларны, Европа һәм Украина авторларының башка мәглүмәти материалларын бастыручы "Фр-Орион" комитеты әгъзасы булып тора.

Искәрмә үзгәртү