Илдар Хәйруллин (шахматчы)

Илдар Әмир улы Хәйруллин (1990 елның 22 августы, Пермь, ССРБ) — Россия шахматчысы, гроссмейстер (2007).

Илдар Хәйруллин
Туган 22 август 1990(1990-08-22) (33 яшь)
Пермь, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре шаһматчы, интеллектуаль уеннар катнашучысы

Биография үзгәртү

Илдар Хәйруллин 1990 елның 22 августында Пермь шәһәрендә туа. Алты яшьтән шахмат уйный. Владимир Пугачевский, Анатолий Терехин һәм Владимир Барский белән шөгыльләнгән. Җиде яшендә беренче разряд ала, бер елдан соң мастерлыкка кандидат була.

Күп кенә балалар-яшүсмерләр ярышларында җиңүче була, шул исәптән: 10 яшькә кадәрге (Серпухов, 2010), 12 яшькә кадәрге (Дагомыс, 2002) һәм 14 яшькә кадәрге (Дагомыс, 2003) төркемнәр арасында Россия беренчелеге; «Дөньяның яшь йолдызлары» II Халыкара шахмат турниры (Кириши, 2004). 14 яшькә кадәрге (Ираклион, 2004) һәм 18 яшькә кадәрге (Бельфор, 2005) яшүсмерләр арасында дөнья чемпионатында беренче урын ала.

2004 елдан халыкара мастер, 2007 елда гроссмейстер исемен ала. Ир-атлар арасында шахмат буенча 59 нчы Россия чемпионатында (Мәскәү, 2006) Сергей Рублевский һәм Евгений Томашевский белән 5-7 нче урыннарны бүлешкән[1]. Идел буе федераль округының VII чемпионатында (Казан, 2009) көндәшләрен узып китә[2].

Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул Саратов дәүләт социаль-икътисад университетында укый башлый, әмма соңрак Санкт-Петербург дәүләт икътисад һәм финанслар университетына күчә. Санкт-Петербург өчен чыгыш ясый. 11 очкодан 7 очко җыеп, 2010 елда Санкт-Петербургның 83 нче чемпионаты нәтиҗәләре буенча чемпион исеменә лаек була.

2011 елгы шахмат буенча Европа чемпионатында Хәйруллин 17 нче урынны яулый. 2012 елда ул Вадим Звягинцев , Александр Арещенко, Валерий Попов, Борис Харченко, Евгений Романов, Максим Матлаков һәм Эрнесто Инаркиев белән Санкт-Петербургта узган Ботвинник мемориалында 1-8 урыннарны бүлешә[3]. 2013 елда Санкт-Петербургта узган Чигорин мемориалында ул 1-11 урыннарны Павел Эльянов, Дмитрий Кокарев, Вадим Звягинцев, Александр Арещенко, Максим Матлаков, Денис Хисмәтуллин, Олег Корнеев, Драган Солак, Санан Сюгиров һәм Иван Букавшин белән бүлешә[4].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. The Week In Chess Retrieved 13 July 2014
  2. Студент СГСЭУ Ильдар Хайруллин занял 1 место на 7-м Чемпионате ПФО по шахматам
  3. M.Botvinnik Memorial 2012 October 2012 Russia. FIDE. 11 October 2014 тикшерелгән.
  4. M.Chigorin Memorial 2013 October 2013 St Petersburg. The Week in Chess. 20 December 2015 тикшерелгән.

Әдәбият үзгәртү

  • Закиров Д. Г. Известные татары Прикамья. Пермь, 2005 с.370-373.

Сылтамалар үзгәртү