Илдар Дадин
Илдар Дадин, Илдар Илдус улы Дадин (14 апрель 1982, Мәскәү өлкәсе, Железнодорожный) — Россия җәмәгать активисты, оппозиционер, 2016-2017 елларда сәяси тоткын.
Илдар Дадин | |
---|---|
Туган телдә исем | Илдар Илдус улы Дадин |
Туган | 14 апрель 1982 (42 яшь) Железнодорожный (шәһәр), Мәскәү өлкәсе, СССР |
Милләт | татар[1] |
Ватандашлыгы | Россия |
Һөнәре | җәмәгать эшлеклесе |
РФ Җинаять кодексының 212.2 маддәсе (митинг, нәмаеш, җыелыш, йөреш яки пикетлау үткәрү яки оештыру кагыйдәләрен бер-бер артлы бозу) буенча Россия мәхкәмәсе тарафыннан беренче хөкем ителгән кеше.[2]
Amnesty International[3] һәм Human Rights Watch (HRW)[4] иҗтмагый оешмалары Илдарны «вөҗдан тоткыны» дип таныган.
Мәхкәмәдән соң Карелиянең Сегеж колониясенә җибәрелә. Иреккә колония хезмәткәрләренең төрле җәзалау, кыйнаулары турында хәбәрләр җибәрә. Россиядә тоткыннарны җәзалау турындагы хәбәрләр Россиядә һәм чит илләрдә резонанс тудыра.[5][6][7]. Яңа, 2017 ел алдыннан Алтай краендагы колониягә күчерелә.
2017 елның 22 февралендә РФ Югары мәхкәмәсе тарафыннан акланган. Гаепләү хөкеме кире кагылган, Дадинның реабилитациягә хокукы танылган.[8] 26 февраль көнне иреккә чыгарыла.[9]
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ Из выступления в Басманном суде 2 декабря 2015 года, archived from the original on 2021-05-09, retrieved 2021-08-09
- ↑ Активист впервые получил срок в РФ за неоднократное нарушение правил митингов. 2016-02-13 тикшерелгән.
- ↑ Россия: мирного активиста, приговорённого по новому репрессивному закону, следует освободить, archived from the original on 2017-04-16, retrieved 2016-12-06
- ↑ Ильдар Дадин отбывает наказание в колонии за одиночные пикеты.
- ↑ «Подвесили за наручники, сняли трусы»: Ильдар Дадин рассказал о пытках. Московский комсомолец. 01.11.2016
- ↑ Активист Ильдар Дадин заявляет о пытках в колонии. — Коммерсантъ. 01.11.2016
- ↑ Письмо Ильдара Дадина о пытках в колонии. — meduza.io. 01.11.2016
- ↑ Россия Югары мәхкәмәсе Илдар Дадинны иреккә чыгару карары кабул итте
- ↑ Илдар Дадин төрмәдән иреккә чыкты