Илбакты вулысы (тат. ئىلباقتىٰ ۋولىٰسىٰ, рус. Макарьевская волость) — Уфа губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.

Илбакты вулысы
Үзәк Илбакты
Халык саны 9241 кеше  (1890)

Трехсвят, Куракау (Вәтке губернасының Алабуга өязе), Күзкәй һәм Чаллы вулыслары белән чиктәш булган (1890). 16 торак пунктта 9241 кеше яшәгән.[1]

1924 елда бетерелә.[2]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 45. Уфимская губерния. - 1890. - (Статистика Российской империи; 16. вып. 20).
  2. Сборник постановлений и распоряжений ВЦИК XI созыва и его Президиума. № 2. Май-июнь 1924.