Илай Үзбәк Улы Әхмәтов (1956 елның 3 июле, Дудовка, Казачински районы, Красноярск крае, ССРБ) — Россия дәүләт эшлеклесе. 2007 елның 16 апрелендә, сайлаучыларның 67 % тавышын җыеп, Әчинск мэры итеп сайлана. Красноярск краеның өченче чакырылыш Закон чыгару Җыены депутаты (2001—2006). Финанс, бюджет һәм салым сәясәте, законлылык, хокук тәртибе, гражданнар хокукларын яклау һәм мәгълүмат сәясәте буенча ике даими комиссия составына керә[1].

Илай Әхмәтов
Туган 3 июль 1956(1956-07-03) (67 яшь)
Казачински районы, Красноярск крае, РСФСР, СССР
Әлма-матер Краснаяр төсле миталлар институты[d]
Һөнәре мэр

Биография үзгәртү

Илай Әхмәтов 1956 елның 3 июлендә Красноярск краеның Казачински районы Дудовка авылында туа[1].

1978—1984 елларда — Красноярск алюминий заводы мастеры, өлкән мастеры. 1984 елдан 1998 елга кадәр Саян алюминий заводының мастер, җитештерү башлыгы. 1998—1999 елларда — Сорск шәһәренең «Молибден» АҖ арбитраж идарәчесе. 1999 елдан Сорск тау-баету комбинатының генераль директоры. 2000—2001 елларда — «Ачинский глиноземный комбинат» ААҖ идарәче директоры, ә 2001 елда генераль директоры. 2002 елда «Красноярский алюминиевый завод» ААҖ генераль директоры, 2003 елдан «Континенталь-Сибирь» ҖЧҖ генераль директоры. 2004 елда «Енисейский целлюлозно-бумажный комбинат» ҖЧҖнең идарәче директоры итеп билгеләнә.

2001 елда Красноярск краеның өченче чакырылыш закон чыгару Җыены депутаты итеп сайлана. Финанс, бюджет һәм салым сәясәте, законлылык, хокук тәртибе, гражданнар хокукларын яклау һәм мәгълүмат сәясәте буенча ике даими комиссия составына керә

007 елның 16 апрелендә, сайлаучыларның 67 % тавышын җыеп, Әчинск мэры итеп сайлана.

«Бердәм Россия» партиясенең төбәк сәяси советы Президиумы әгъзасы.

2010 елның 26 мартында дүртенче чакырылыш Шәһәр Советының беренче сессиясендә күпчелек тавыш белән Әчинск башлыгы һәм Әчинск шәһәр депутатлар Советы Рәисе итеп сайлана. 2015 елның 26 октябрендә бишенче чакырылыш Шәһәр Советының өченче сессиясендә күпчелек тавыш белән Әчинск шәһәре башлыгы итеп сайлана[2]. 2020 елның 23 июнендә Әчинск шәһәр Советы сессиясендә шәһәр башлыгы вазыйфасында үз вәкаләтләрен вакытыннан алда төгәлли[3].

Гаилә үзгәртү

Өйләнгән. Биш баласы һәм биш оныгы бар. Милләте буенча татар[4].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Ахметов Илай Узбекович — Мэр Ачинска / Досье / Справка. newslab.ru. 2019-03-11 тикшерелгән.
  2. Мэром Ачинска вновь стал Илай Ахметов
  3. Мэр Ачинска Илай Ахметов ушел в досрочную отставку
  4. Краски жизни Илая Ахметова, archived from the original on 2022-05-28, retrieved 2021-03-17 

Сылтамалар үзгәртү