Ике сукыр
Ике сукыр — татар балалар драма уены.
Ике сукыр | |
---|---|
3 | |
Бу уен кеше җыелган урыннарда бер театрлы тамаша буларак уйнала. | |
түбән |
Уйнау тәртибе
үзгәртүБу уен кеше җыелган урыннарда бер театрлы тамаша буларак уйнала.
Уенда өч кеше катнаша: Галиулла, Вәлиулла һәм бер юлаучы. Икесе ике яктан таякка таякланган Галиулла белән Вәлиулла килеп чыга. Аларның күзләре бәйләнгән, икесе дә аркаларына биштәр асканнар. Болар, күзләре күрмәгәч, бер-берсенә маңгайлары белән килеп төртеләләр дә егылып ук китәләр. Берәрсе сугып екты дип уйлап, икесе ике якка мүкәләп кача башлыйлар.
— Кем минем башыма сукты, кем рәнҗетте?
— Кем, нинди юлбасар минем каршыма төште? Мин бу, сукыр бер юлаучы Галиулла.
— Мин дә бит сукыр юлаучы Вәлиулла булам.
Болар икесе бер-берсенә якын килеп гәпләшә, таныша башлыйлар.
— Син кайсы як кешесе соң? Кая барасың?
— Мин Барда кешесе. Урдага китеп барыш.
— Мин Урда кешесе, Бардага китеп барыш.
— Син, Вәлиулла кардәш, ничек сукыр булдың соң?
— Ярман сугышы вакытында күзгә бер танк килеп бәрелде дә шуннан сукыр калдым.
— Мин дә шул Ярман сугышы вакытында күзсез калдым бит. Атакага барган вакытымда күземә салам кадалды.
Сөйләшә-сөйләшә биштәрләрен чишеп ашамлыкларын чыгарып салалар һәм бер-берсен сыйлаша башлыйлар. Шул вакыт болар янына бер юлаучы килеп чыга да яннарына килеп утыра.
— Әйдәле, туган, эчеп җибәр, сусагансыңдыр.
Галиулла Вәлиуллага бер стакан сөт салып аңа суза. Теге юлаучы аның стаканын алып эчә дә савытын кире кулына тоттыра.
— Тәмле булдымы?
— Нәрсә тәмле булдымы? — Нәрсә булсын, сөт инде.
— Нинди сөт? Син миңа сөт биргәнең юк. Бигрәк тә шаян кеше булып чыктың син, юлдаш... Менә минем сөтне эчеп кара эле син. — Ул Галиуллага шулай ук бер стакан сөт салып бирә. Теге юлаучы тагын моның стаканын күтәреп эчә дә стаканын кулына тоттыра.
— Ничек, минеке тәмле булдымы?
— Нәрсә тәмле булдымы?
— Нәрсә булсын, сөт инде. — Нинди сөт? Син дә, туган, бик шаян кеше булып чыктың әле. Читкә карап: «Бу кеше юньле кеше түгел, ахры, бәладан баш-аяк».
Әйберләрен җыеп алмакчы була. Вәлиулла да читкә карап әйтә:
— Бу бик яхшы адәмгә охшамаган. Әллә нәрсә килеп чыгуы бар.
Әйберләрен җыймакчы була. Шул арада юлаучы боларның биштәрләрен, ашамлыкларын җыеп ала да үз юлы белән китеп бара. Тегеләр тәшвишкә төшә:
— Кая соң әле минем әйберләр?
— Кая соң әле минем әйберләр?
— Ә, син мине мыскыл итмәкчеме, явыз адәм?
— Миннән көлмәкчесеңмени әле син, юлбасар?
Болар әүмәкләшеп талаша башлыйлар. Уен шуның белән тәмам була.