Ике аккош
Ике аккош — татар балалар уены.
Ике аккош | |
---|---|
күп | |
түбән |
Уйнау тәртибе
үзгәртүБалалар кулга-кул тотынып түгәрәкләнеп басалар. Ике бала уртада кала. Алар «аккошлар» була. Балалар түгәрәк буенча бер якка хәрәкәт итеп җырлап әйләнәләр. Җырның һәр ике юллыгы да икешәр мәртәбә җырлана:
Очалар ике аккош,
Алар кечкенәләр.
Кара кошкайларым,
Кара күзкәйләрем.
Алар бара торгач,
Утырып ял итәләр.
(«Аккошлар» чүгәлиләр.)
Кара кошкайларым,
Кара күзкәйләрем,
Алар бара торгач,
Салют бирешәләр.
(«Аккошлар» салют бирә.)
Кара кошкайларым,
Кара күзкәйләрем.
Алар бара торгач,
Иптәш сайлашалар,
Кара кошкайларым,
Кара күзкәйләрем.
Аккошлар түгәрәктән ике иптәшен сайлап алып, уртага үз урыннарына куеп, түгәрәккә басалар. Уен шулай дәвам итә.
Чыганаклар
үзгәртү- Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.