Изге Николай Чиркәве (Кенәз авылы)

Һәр храмның тарихы кабатланмый торган һәм гаҗәеп. Ул кеше язмышлары белән тыгыз үрелеп бара, аларның рухи үсеше яки хәтта түбән төшүләре белән дә. Татарстан Республикасы Тукай районы Кнәз авылындагы азат итүче Изге Николай Чиркәве дә искәрмә түгел. Ул дүрт авылны берләштерүче юл чатында урнашкан. Шул сәбәпле кеше яшәгән пунктлардан читтәрәк тора.

2006 елда безнең чиркәүгә 100 ел тулды. Башкача әйткәндә, бу XX гасыр башында төзелгән архитектура һәйкәле. Ул абыйлы-энеле Татищевларның берсенең акчасына төзелгән була. Сөйләүләр буенча майор Николай Татищев бәхетсез мәхәббәт аркасында үз-үзенә кул салган, ә туган абыйларына үзенең акчасына бар яктан күренеп торырлык биш гөмбәзле чаңлы чиркәү салырга әйтеп калдырган. Алар шулай эшләгәннәр дә – чиркәүнең биш гөмбәзе, берсе уртада, дүртесе храмның почмакларында. Чиркәүне аның исеме белән атаганнар да. Әгәр бу чынбарлыкка туры килсә, чиркәү 1853 елдан 1880 елга кадәр аралыкта төзелгән, ә хәзерге чиркәү башлыгы әйткәнчә, XX гасыр башында түгел. Ул вакытта чиркәү рухи кыйммәт үзәге һәм аллага ышану булып саналган, шуның өчен аны бөтен дөнья белән төзегәннәр дә. Никольский чиркәвен төзү вакытында төзүчеләр цементның ни икәнен белмәгәннәр, кирпечне тавык йомыркасы аксымы куша-куша, известь катнашмасы белән беркеткәннәр. Кызыл кирпеч балчыктан шул җирлекнең кирпеч задодында җитештерелгән. Совет хакимияте барлыкка килү чорында дингә каршы көрәш пропагандасы вакытында аны җимерергә теләгәннәр, ләкин бу эшне ахырына җиткермәгәннәр. Хәзергә кадәр моңа нәрсә сәбәп булганы билгеле түгел, бары тик берәүнең гарипләнеп, тиз арада үлүе генә билгеле. Чиркәүнең чын тарафтарлар иконаларны саклап калырга тырышканнар – өйләренә алып китеп, өй түбәләренә яшергәннәр. Соңыннан XX гасыр ахырында алар чиркәүгә кире кайтканнар, ләкин барысы да түгел. Эш барышында без Башкорт АССРның үзәк дәүләт архивыннан «1800 елдагы Төп ызанлау» материаллары белән җитәкчелек иттек һәм бабалары безнең авылныкы булган җирле хуҗалыклардан алган сораштыру мәгълүматларына нигезләндек.