Изге Касыйм чишмәсе

Изге Касыйм чишмәсе

Татарстанның Яшел Үзән районы Татар Исламы авылындагы чишмә.

Яшел Үзән районының Татар Исламы авылында бөтен республикага танылган Изге Касыйм чишмәсе чылтрап ага. Чишмәнең составында көмеш бар, беркайчан да бозылмый. Авыру кешеләрне дәвалый,салкын тидерми торган хикмәте дә бар.

Минем дәү әнием, Мөхәммәтшина Роза Каюм кызы, бу авылда яшәгән һәм чишмә турында күп  хикәятләр ишеткән.

Беренчесе мондый: Карашәм авылында бер изге кеше вафат була. Аны җирләргә барганда, мәет һавага күтәрелеп очып китә һәм шушы чишмә янына килеп төшә. Шуннан соң халык бу чишмәне изгеләштерә.Икенче риваять мондый: Карашәм авылында яшәгән Касыйм вафат булла,авыл халкы картны җирләргә барганда, бер ак күгәрчен килеп чыга, кешеләр мәетне күтәреп аның артыннан баралар, кош урман аркылы очканда агчлар  як-якка авып китә һәм юл ачылып бара, шуннан соң күгәрчен туктагач мәетне кайсы җирдә күмәргә кирәклекне чукып күрсәтә. Картны шул урынга җирлиләр. Ул күмелгән урын янында чишмә була.

Изге Касыйм чишмәсенең зур көчкә ия булуы турында мондый риваятләр дә бар: бер ир-ат бирегә авыру баласын Сахалиннан алып килә, биредә бер атна яши һәм бала шифалы су ярдәмендә терелә.

Бер кеше бик чирләгән чагында,терелсәм бу чишмәгә бура ясаттырам диеп үзенә амәнәт биргән була. Бу кеше терелә һәм бураны төзетә.

Өлкән яшьтәгеләр чишмәгә дога һәм чиста ният белән килергә кирәк дип сөйлиләр, су җыйганнан соң, бу урында бераз утырырга кирәк.

Яшьләр туган авылларын калдырып еракларда яшәсәләр дә, туган ягын онытмый – чишмәләр тарта аларны күрәсең. Бирегә ераклардан- Камчаткалардан,Владивостоклардан кайталар.Кышкы салкын көннәрдә дә чишмәгә юл өзелеп тормый. Мәктәп укучылары һәм авыл кешеләре чишмәне язын һәм көзен чистартып,тәртипкә китереп торалар. Бүгенге көндә чишмә тарихи-мәдәни мирас буларак дәүләт тарафыннан саклана.

Чыганаклар Марсель Әхмәтҗанов "Касыйм шәйех - газиз".- Казан:2008.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү