Игорь Савин

Рәсәй Фәннәр Әкәдимиясе әкәдимиге

Игорь Савин (10 апрель 1962 ел) — туфракны өйрәнү буенча Россия галиме, РФА әгъза-корреспонденты (2016), РФА академигы (2019).[1]

Игорь Савин
Туган 10 апрель 1962(1962-04-10) (62 яшь)
Мәскәү өлкәсе, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Факультет почвоведения МГУ[d]
Гыйльми дәрәҗә: география фәннәре кандидаты[d] һәм авыл хуҗалыгы фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор һәм РФА академигы[d]

Биографиясе үзгәртү

Савин Игорь Юрьевич 1962 елның 10 апрелендә Мәскәү өлкәсенең Шатура шәһәрендә туган

1984 елда Мәскәү дәүләт университетының география факультетын тәмамлый.

1984 елдан алып 1986 елга кадәр ССРБ Оборона министрлыгының инженер-синоптигы.

1986 елдан 1987 елга кадәр — Мәскәү өлкәсе Шатура урман хуҗалыгының урман саклау буенча инженер.

1987 елдан 2002 елга кадәр — аспирант, кече гыйльми хезмәткәр, өлкән гыйльми хезмәткәр, В.В. Докучаев исемендәге Туфрак институтының лаборатория мөдире (1990-2002)

1990 елда «Дешифрирование почвенного покрова лесостепи центрально-чернозёмного района по среднемасштабным космическим снимкам» темасына кандидатлык диссертациясе яклый

2002 елдан 2009 елга кадәр ЕС (Италия) гражданнар хәвефсезлеге институтында гыйльми хезмәткәр.

2004 елда «Анализ почвенных ресурсов на основе геоинформационных технологий» темасына докторлык диссертациясе яклый.

2009 елдан 2011 елга кадәр — РФА космос тикшеренүләре институтында сектор мөдире.

2011 елдан алып — В. В. Докучаев исемендәге Туфрак институтында гыйльми эшләр буенча директор урынбасары.

2015 елдан алып — Мәскәү дәүләт университетының туфрак фәне факультетының туфрак географиясе кафедрасы профессоры[2]

2016 ел — РФА әгъза-корреспонденты итеп сайлана

2019 елда — Россия Фәннәр академиясенең академигы итеп сайлана.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Туфрак фәне өлкәсендә белгеч.

Туфракларның һәм җирнең мониторингы һәм дистанцияле картографияләүнең яңа технологияләрен эшләүгә багышланган тикшеренүләр алып бара.

Аның җитәкчелегендә һәм турыдан катнашлыгында Россия җирләренең һәм туфрагының ресурс потенциалын бәяләүнең күп вариантлы геомәгълүматлы системасы төзелә, ул Россия Федерациясе хөкүмәтенең № 51 2015 елның 27 гыйнварында чыккан «Об утверждении Правил отнесения территорий к неблагоприятным для производства сельскохозяйственной продукции территориям» карарны кабул итү өчен нигез булып хезмәт итә.

350-дән артык фәнни хезмәт авторы, шулардан 15 монографиясе бар.

Төп хезмәтләре

    • «Эколого-экономическая оценка деградации земель» (соавт., 2016)
    • «Ресурсный потенциал земель Северного Кавказа для плодоводства» (соавт., 2016)
    • учебное пособие «Аэрокосмические методы в сельском и лесном хозяйстве: компьютерный практикум» (2015)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Савин Игорь Юрьевич. Биографическая энциклопедия РАСХН, ВАСХНИЛ. cnshb.ru. Дата обращения 23 ноября 2019.
  2. Савин Игорь Юрьевич (Летопись Московского университета). letopis.msu.ru. Дата обращения 23 ноября 2019.

Сылтамалар үзгәртү

  • Профиль Игоря Юрьевича Савина РФА рәсми сайтында