Иван Иванович Стахеев (18021885 елның 13 сентябре, Алабуга, Россия империясе) — рус сәүдәгәре һәм хәйриячесе, 1850—1852 һәм 1862—1864 елларда Алабуга шәһәр башлыгы.

Иван Стахеев
Туган 1802
Үлгән 13 (25) сентябрь 1885

Биография үзгәртү

Иван Стахеев 1802 елда сәүдәгәр гаиләсендә туа[1]. Сәүдәгәр балалары өчен традицион өй тәрбиясен ала.

1845 елдан 2 нче гильдия сәүдәгәрләренә кергән, 1860—1866 елларда 1 нче гильдиягә кабул ителгән. Иван Ивановичның сәүдә операцияләре бөтен Себерне үз эченә алган. Абыйсы Дмитрий белән сәүдә белән шөгыльләнә башлый, соңыннан уртак предприятиенең еллык әйләнеше берничә дистә миллион сум тәшкил иткән[2].

1862—1864 елларда Иван Стахеев шәһәр башлыгы итеп сайлана. Ул Алабугага Покрау чиркәве иконостасын башкару өчен Карл Гун һәм Василий Верещагин Император сәнгать академиясе алтын медалистларын чакыру инициаторы булган.

1870 нче елларда абыйлы-энеле «Д. И. һәм И. И. Стахеевлар хәйрия комитеты»н гамәлгә куялар, аннан капитал гыйбадәтханәләр, монастырьләр һәм уку биналарын төзүгә бирелгән. Ел саен комитет акчаларыннан хәерче кешеләргә пособие бирүгә акча бүлеп бирелгән. Алабугада Казан-Богородица хатын-кызлар монастыре төзелешенә (1856—1868 елларда төзелгән, 1930 елларда юкка чыгарылган) 300 мең сумнан артык акча биргән. Шулай ук Иван Стахеев Алабугада реаль училище урнаштыру өчен акча биргән (1878 елның 10 сентябрендә ачыла).

Сәүдәгәр Ф. Г. Чернов белән бергә Стахеевлар Афондагы Изге Пантелеймон монастыренә иганәләр керткәннәр[3].

1885 елның 13 сентябрендә Алабугада вафат була[4].

Стахеев III һәм II дәрәҗә Изге Анна ордены, шулай ук Изге Владимир ордены тасмасында алтын медаль белән бүләкләнгән.

Гаилә үзгәртү

Анисья Ивановнага (1806—1860) өйләнгән. Балалары: Евдокия (1826—?), Александр (1827—1895), Владимир (1838—?), Дмитрий (1840—1918) и Николай (1845—?).

Библиография үзгәртү

  • Маслова И. В. Менталитет купечества уездных городов Вятской губернии XIX – начала ХХ в. – М.: Флинта-Наука, 2010.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Яркий след купцов Стахеевых, archived from the original on 2019-07-02, retrieved 2022-01-23 
  2. Иван Иванович Стахеев
  3. Курылева, Надежда Ивановна. Карл Гун и Василий Верещагин в Елабуге // Карл Гун и Елабуга / Руденко, Г.Р., Куклин, А.Г. — Елабуга: Елабужский государственный историко-архитектурный и художественный музей-заповедник, 2019. — С. 23-32. — 432 с. — ISBN 978-5-6042860-5-0.
  4. Елабужский феномен

Сылтамалар үзгәртү

  • Иван Стахеев на «Родоводе». Дерево предков и потомков